Рузаевка районы җитәкчесе Алек-сандр Юткин Татар Пешлә урта мәктәбендә булган.
Учреждение директоры Флора Ахметзян кызы Шамонова әтүенчә, 2019 елдан мәктәп базасында «Точка роста» цифр-лы һәм гуманитар профильләр мәгариф үзәге эшли: аерым бинада урнашкан, заманча җәһазландырылган, төрле зоналарга бүленгән. Александр Юткин бу көнне дәресләре узган унынчы сыйныф укучылары белән аралашты. Майя Нарваткина рәсем ясый, графика буенча осталыгын арттыра. «Үсеш ноктасы»нда график планшетта эшләү кызга иҗат офыкларын киңәйтергә мөмкинлек бирә. Хәзер ул Бөтенроссия конкурсында катнашырга әзерләнә.
Шахмат залында район башлыгы 11 сыйныф укучылары белән партия уйнады. Аннары ул беренче сыйныф укучылары шөгыльләнә торган шартлар белән танышты. Быел алар 21 кеше. Ә татар язучысы Шәриф Камал исемен йөрткән мәктәптә барлыгы 209 укучы бар.
Төп бинада район җи-тәкчесе техник җиһазлан-дыруга игътибар итте. Куркынычсызлык чараларын көчәйтү өчен керү ишегендә металл детектор рамкасы куелган, видеокүзәтү җи-һазландырылган. Мониторларда гел кизү торган укытучы бар.
Александр Юткинга Шәриф Камал исемендәге музейны күрсәттеләр. Татар әдәбияты классигы авыл мәктәбен ачу башында торган. Ул үз тарихын 1906 елдан бирле алып бара. Музейда татар халкының көнкүреш әйберләре һәм экспонатлары, Шәриф Камал белән бәйле документлар җыелган. Тагын бер экспозиция танылган якташлары Илшат Демкинга багышланган. Шулай ук музейда Бөек Ватан сугышында катнашучы, Мордовия АССР һәм РСФСРның атказанган агрономы Дәүләтша Гурин хөрмәтенә «Герой партасы» урнашкан.
Узган ел мәктәп педагогик хезмәт-кәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез күтәрү буенча «Педагог 13.ру» рухи-әхлакый юнәлештәге класслар белән республиканың үзәк пилот мәйданчы-гына әверелгән.
Уңышлар да байтак, чишәсе мәсь-әләләр дә күп әле...Флора Ахметзян кызы билгеләп үткәнчә, мәктәп бинасы 1976 елда төзелгән. Ярты гасыр чамасы вакыт эчендә түбә тузган – яңгырда гел ага. Вакытлыча эффект чараларына бирешми. Шулай ук яңарту һәм инженерлык элемтәсе кирәк. Рузаевкадагы Тат.-Пешлә урта мәктәбе, Трускляй урта мәктәбе һәм 7-нче номерлы Рузаевка шәһәре мәктәбе Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Мәктәп, мәгариф системаларын модернизацияләү» программасында катнашты. 2023 елда аларда капиталь ремонт үткәреләчәк.
«Безнең бурыч - балалар уңайлы шартларда сыйфатлы белем алсын өчен барлык шартлар тудыру», - дип ассызык-лаган Рузаевка районы җитәкчесе Александр Юткин.

Наилә НАСЫРОВА