Мордовиядә 6 октябрьдә Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Педагогика өлкәсе укытучыларын һәм ветераннарын Мордовия Республикасы Главасы Артём Алексеевич Здунов сәламләде.

Регион җитәкчесе билгеләп үткән-чә, Укытучылар көне – бөтенхалык бәйрәме. Нәкъ менә шушы һө-нәр ияләре ярдәмендә фәннәр нигезләре, тормыш законнары куела һәм һәрберебез үз максатына ире-шә.«Мордовиядә укучыларга белем һәм күңел җылысы салган педагоглар балаларга үз потенциалын ачарга мөмкинлек бирә. Россия һәм халыкара олимпиадаларда җиңгән Мордовия балаларының исемнәре бөтен ил һәм дөнья буйлап күтәрелә. Хәзер Саранск – зур халыкара ярышлар уздыру үзәге. Республикабыз зур булмаса да, безнең турыда беләләр! Болар барысы да педагоглар һәм остазларның хезмәт нәтиҗәләре!» - диде Артём Алексеевич Здунов.
Ул ассызыклаганча, укытучылар шулай ук төбәкне лаеклы рәвештә күрсәтәләр: быел Саранскиның 17нче мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Евгения Макарова беренче тапкыр «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының ТОП-15 лауреаты исемлегенә керде. Кичә ул Россия Президенты Владимир Путинның конкурс лауреатлары белән очрашуында катнашты. Алда тагын бик күп җиңүләр булачак. Рес-публиканы педагогларыбыз танытуы безнең өчен зур бәхет», - диде Мордовия Главасы. Быел республика «Яшь профессионаллар» X милли чемпионаты финалын югары дәрәҗәдә уздырды. Бу бик күп мөһим карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирде, шул исәптән урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен җиһазлау һәм респуб-лика предприятиеләре белән бергәләп эшләү – дүрт эре проект гамәлгә ашырылачак.
Артём Алексеевич Здунов билгеләп үткәнчә, дәүләт педагогларның социаль гарантияләрен һәм матди иминлеген күтәрү турында кайгырта. Ләкин, барлык юнәлешләр буенча да аның нәтиҗәләре канәгатьләнерлек түгел. Аерым алганда, ул «Земство укытучысы» программасын мисал итеп китерде - яңа гына эшли башлаган педагоглар республика районнарына аз җибәрелә: «Мин педагогика вузы студентларын хезмәт юлы башында укытучы буларак эшләргә өндим. Сез үзегезгә эш тәҗрибәсе тупларсыз һәм безнең авыл мәктәпләрен баетырга булышырсыз!»
Республиканың мәгариф инфраструктурасын булдыру буенча амбициоз планнары бар. Быел 12 уку йорты ремонтланган, киләсе елда төбәкнең тагын 19 мәктәбенә яңа тормыш сулап булачак. 4 ел эчендә көллият һәм техникумнарда 35 заманча остаханә булдырылды. 129 авыл мәктәбендә «Үсеш ноктасы» ачылды – бу республика авыл мәктәпләренең 80% дигән сүз. Беренче сентябрьдән мәктәпләрдә һәм техникумнарда һәр уку атнасы Дәүләт флагын күтәрүдән һәм Россия Гимнын башкарудан башлана. Мәктәпләрдә «Мөһим турында сөйләшү» дәресләре үткәрелә.
«Бу эшчәнлеккә һәр баланы җәлеп итү өчен без системаны җайга салырга тиеш. Бала дәрестән соң да кызыклы эш белән шөгыльләнсә, шәхес формалаштырганда патриот, чын профессионал булдырачакбыз», - дип ассызыклады Артём Алексеевич Здунов.
Мордовия башлыгы махсус хәрби операция темасына да кагылды: «У нас есть святая обязанность: поддержать те семьи, из которых мужчины ушли добровольцами или были мобилизованы. Мы стараемся помогать их семьями, решать бытовые вопросы. Но не нужно забывать, что их дети учатся в школах, СПО, посещают детсады. Прошу вас оказать им максимальное внимание!»
Артём Алексеевич Здунов педагогларга һәм остазларга һөнәренә тугрылык-лары, битараф булмаулары, зирәклеге һәм кеше игелеге өчен рәхмәт белдерде, иҗади уңышлар һәм тынычлык теләде. Аннан соң дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Моннан тыш, бүләкләр һәм акчалата премияләргә мәгариф оешмаларының иң яхшы укытучылары – Россия Федерациясе Президенты инициативасы буенча үткәрелә торган Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр: Саранскның 7 нче лицеенда рус теле һәм әдәбияты укытучысы Оксана Вергазова, Чамзинка районы 1нче лицейның башлангыч сыйныфлар укытучысы Марина Митрофанова һәм сәләтле балалар өчен республика лицееның математика укытучысы Надежда Сарайкина лаек булдылар. Гомуми белем бирү оешмалары педагогларына, мәктәпкәчә учреждениеләр тәрбиячеләренә, һөнәри белем бирү оешмаларының укытучыларына һәм мастерларына Мордовия Республикасы башлыгы премиясе тапшырылды. Алар арасында гомеренең 25 елын туган татар теле һәм әдәбияты предметлары буенча тирән белем биреп уңышларга – олимпиада һәм конкурсларда җиңүчеләр әзерләүче, Ватан патриотларын тәрбияләүче, үзе дә актив: төрле чараларда катнаша - соңгысы Казанда үткән «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2022» конкурсы җиңүчесе Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбе укытучысы Светлана Равиль кызы Поташова (фотосы 4нче биттә) белән Ләмберә районы Кривозерье урта мәктәбенең тырыш һәм уңышлы башлангыч сыйныф укытучысы Наилә Аббяс кызы Исхакова (фотосы 1нче биттә) югары педагогик осталык, мәгарифкә зур өлеш керткәннәре өчен Мордовия Главасы дипломнары һәм 50 мең сум күләмендә акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.
Наилә Аббяс кызы Исхакова белән якынрак танышыйк. Туган авылы мәк-тәбен тәмамлагач, аның өчен беренче мөстәкыйль профессиональ тәҗрибә - пионервожатый эше. Ике ел эшләгәч, Наилә Аббяс кызы Мордовия мәдәният-агарту училищесының китапханә бүлегенә укырга керә. Аннары Ичалки педагогия колледжында башлангыч сыйныф укытучы профессиясен үзләштерә. Ә 1999 елда ул М.Е.Евсевьев исемендәге Мордовия педагогия институтының башлангыч белем бирү факультетын тәмамлый. Наилә Аббяс кызы Кривозерье урта мәктәбендә утыз елдан артык тырышып хезмәт куя. Төрле педагогик бәйгеләрдә катнашуы белән беррәттән, тикшеренү эшләре буенча олимпиадаларда һәм конкурсларда укучылары да белемнәре белән балкыйлар. Әйтик, педагогик уңышлары арасында дүртенче сыйныф укучысы Альбина Булатова «Каен - Россия символы» иҗади конкурсының район, аннары республика этапларында җиңүче була. Укытучы төрле яктап сәләтле шәхес. Наилә Аббясовна барлык җәмгыяви эшләрдә алдынгыларның берсе, тагы- Кривозерьеның «Хыял» ансамбле җыр-чысы. Бәйрәмдә Артём Алексеевич Здунов нәкъ Светлана Равиль кызы Поташова белән Наилә Аббяс кызы Исхакова турында: «Республиканы педагогларыбыз данлый», - диде. Шулай ук Саранск электромеханика көллияте белән Торбеево ит һәм сөт сәнәгате көллияте Мордовия Республикасы Главасының 2 миллион сум күләмендәге премиясенә лаек булдылар.

 

Наилә НАСЫРОВА