Ләмберә районындагы Пензятка авылы балалар бакчасы «Яшел Россия» («Зеленая Россия») экологик өмәсендә катнашты. Проектның максаты: гражданнарның барлык катламнарын табигатьне саклау идеясе белән берләштерү, туган традицияләрне торгызу, экологик һәм патриотик тәрбия бирү.

Үткәрү формалары төрле: территорияләрне җыештырудан, «Яшелчә бакчасы» экологик ноктасында уңыш җыю эшләре һәм «Агач утырт!» акцияләренә кадәр.Балалар белән тәрбиячеләр бергә-бергә тырышып бар эшне башкардылар. Шулай, МБДОУ «Пензятский детский сад» учреждение территориясендә алты яңа үсенте утыртылды. Хәзер анда нарат агачлары үсәчәк! Киләсе җәйгә чәчәк түтәлләре тагын да матур чәчәкләр белән сөендерсен өчен, балалар чәчәк орлыкларын җыйган. Афәрин-молодцы!