Мошенниклар тик тормый
Саранск кешесе интим хезмәт алырга теләп, мошенникларга сигез тапкыр акча күчергән.
Түләүле интим хезмәтләр теләге Саранск кешесен мошенникларга китергән. Төбәк эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, 55 яшьлек предприятиеләрнең берсенең бүлек җитәкчесе акчаны сигез тапкыр билгесезләргә күчергән, һәм аны кредит алырга сорагач кына, эшнең чиста түгеллеген аңлаган. Гомумән алганда, ул билгесезләргә 163 мең сум күчергән.
Барлык күчерүләрне төнлә аның йортыннан берничә кварталда урнашкан банкомат аша башкарган.
Хәзер мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Тагы бер алдану. Игезәк сайтлардан сакланыгыз! Россия Эчке эшләр министрлыгының Рузаевка районы буенча дежур частенә җирле яшәүче, башлангыч сыйныфлар укытучысы үзенә карата кылынган мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Зыян күләме 380 мең сум тәшкил иткән.
Зыян күрүче сөйләгәнчә, ул гаиләсе белән күптәнге хыялын тормышка ашырырга һәм өй өчен сауна сатып алырга карар кылган. Интернетта алар «Кедр-бочка» исемле сайттан кызыклы тәкъдим тапканнар. Сатып алу табыш вәгъдә итә: арзан бәя, акция һәм тиз китерү. Бернәрсәдән дә шикләнмичә, ха-тын-кыз компаниянең «менеджеры» белән элемтәгә кергән. Ул аны производствога заказ җибәрү өчен алдан түләү кирәклегенә ышандырган. Ышанучан сатып алучы бөтен сумманы - 380 мең сумны - күрсәтелгән банк счетына күчергән. Ләкин китерү вакыты җиткәч, мичкә мунчасы килеп җитмәгән. Соңрак ачыкланганча, гаилә чынбарлыкта булган фирманың дизайнын һәм контентын күчереп, ялган игезәк сайт булдырган мошенникларның корбаны булган.
Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы искә төшерә: сатып алу алдыннан компания турындагы фикерләрне аның үз сайтында гына түгел, ә бәйсез мәйданчыкларда да эзләгез. Артык түбән бәяләргә ышанмагыз. Кызыктыргыч акция-игътибар җәлеп итүнең һәм уяулыкны йоклатуның еш ысулы. Алдан түләүнең бер өлешен таләп итегез. Намуслы сатучылар, кагыйдә буларак, товар алганда түләүгә ризалаша яки алдан түләүне 10-30% күләмендә ала, тик 100% түгел. Сайтны игътибар белән өйрәнегез. Текстлардагы хаталар, компания турында аз мәгълүмат, юридик адрес һәм телефоннар булмау - хәвефле сигналлар. Адрес юлына игътибар итегез. Ышанычлы сайтлар саклаулы тоташуны (https:// һәм йозак билгесен) кулланалар.
Исегездә тотыгыз: сезнең уяулыгыгыз - аферистларга каршы төп сак. Алдауның беренче билгеләре булганда ук кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итегез.
















