Татар Пешләсендә - татар поэзиясе
Бүгенге көндә китапны яратырга, теләп укырга чакыру максатын тормышка ашыручылар арасында мөһим рольне Рузаевка районы Татар Пешлә авылы “БИТ-21” китапханәсе уйный. Китап укучыны һәм аз укучыны тагы да күбрәк кызыксындыру өчен гаилә белән бергә укыйбыз, Сергей Есенин поэзиясе һәм башка күптөрле чаралар үткәрәләр. Шулай чираттагы «Татар поэзиясе: йөрәкне дулкынландырган сүз» дигән шигъри кичә Татар Пешлә авылы халкы өчен үткән.
Әлеге чара 27 октябрь көнне «Халык җырларының беркайчан да тоныкланмый торган, чиста һәм үтә күренмәле көзгесе булуын истә тотарга кирәк» дигән Габдулла Тукай сүзләре эпиграфы астында укучылары өчен төрле буын татар шагыйрьләре иҗат иткән матурлык һәм зирәклек дөньясына чуму мөмкинлеге була. Беренче чиратта Мордовиябез җирендә туып үскән классик язучыларыбыз – Шәриф Камал, Хади Такташ, Абдрахман Абсалямов һәм башка язучыларыбыз турында сүз барды. Өлкән буын халкы якташлары турында һәм аларның иҗатларын яратып укыйлар. Шәриф Камал турындагы яңа материаллар аларны нык кызыксындыра. Хади Такташыбызның поэзиясе күңел түрләрендә. Рузаевка районы Татар Пешлә “Бит-21” модель китапханәсе җитәкчесе Леана Наиль кызы Чавкина, әйдәп баручы белгеч Ләйлә Рафаиль кызы Саляева төрле чара үткәргәндә белемнәрен, җаннарының бер өлешен шул материалга куеп укучыларына
җиткерергә тырышалар.
Кичәдә Ватанга мәхәббәт, туган табигатьнең матурлыгы, мәңгелек кыйммәтләр, кешелек тормышының шатлыклары һәм кайгылары турында шигырьләр яңгыраган. Чарада яратып катнашучы Венера Фатих кызы Багапова, Наилә Нияс кызы Мурсякаева, Халидә Хабибулла кызы Чермантеева, балалар - Амелина Зубрилкина, Аделина Курмаева, Аделина Мухаева, Элина Авязова, Эмиль Гараев һәм башкалар милли мәдәнияткә әверелгән классик әсәрләр белән ләззәтләнә алганнар. Китап яратучыларның шигъри сүз белән ләззәтләнү генә түгел, үз тәэсирләре белән уртаклашу, фикердәшләре белән аралашу һәм татар әдәбиятының яңа якларын ачу мөмкинлеге дә булган.
Наилә НАСЫРОВА
















