Зирәклеккә һәм тәҗрибәгә хөрмәт белән
Өлкәннәр айлыгы дәвам итә. Әле бу ай тәмамлангач та чәчләренә чал кергән буынны хөрмәт итү йөзеннән матур чаралар үтәр.
Ромоданово районы Алтар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3нче, 5нче сыйныфларында бик матур чәй эчүгә укучыларының кадерле әбиләре чакырылган. Сыйныф укучылары, яраткан әбиләрен сөендереп, төрле җырлар башкарганнар һәм күңелгә үтеп керерлек иттереп шигырьләр укыганнар. Бу көн һәркем өчен чын бәйрәмгә әверелгән.
Авыл администрациясе көче белән дә әзерләнгән чара өлкән буын вәкилләрен матур җырлар белән ләззәтләнергә, күңелле ял итәргә мөмкинлек биргән. Бәйрәм кунакларын котлау сүзләре белән Алтар авыл җирлеге башлыгы Мөнир Хафиз улы Кузяев һәм башкалар чыгышларында олы яшьтәге кешеләргә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерделәр, ә күбесе әле дә җәмгыятькә, гражданнарга хезмәт итүен дәвам итә. Алар хөрмәтле кунакларга иминлек, нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энтузиазм, яхшы кәеф, бары тик уңай хис-кичерешләр һәм озын гомер теләделәр.
Зирәклеккә һәм тәҗрибәгә хөрмәт белән бәйрәм концертын Алтар мәдәният йорты үзешчәннәре катнашында чын бүләк булган.
Тагы бер җылы очрашу үткән. Дубенка районы Ломат авылының туган якны өйрәнү музеенда өлкәннәр көненә багышланган “Йөрәк җылысы - кайгырту һәм хөрмәт” дигән чара узган.
Зирәклеккә һәм тәҗрибәгә хөрмәт бәйрәме тантанасын Ломат музеенда, таныш экспонатлары арасында уздырганнар. Биредә бәлешләр һәм тәм-томнар белән әзерләнгән өстәлгә авылның якын һәм кадерле кешеләре булган ата-аналары, әби-бабалары өчен иң ягымлы, иң назлы сүзләргә, рәхмәтләргә лаек өлкән буынны сәламләп каршы алдылар. Алып баручы музей җитәкчесе Мәзидә Якуб кызы Муракаева кунакларны бәйрәм белән котлап нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, муллык һәм озын гомер теләгән. Сәламләү сүзе белән ветераннар Советы рәисе якташларының хөрмәтен яулаган Венера Сәләх кызы Алеева чыгыш ясаган, кунакларга авылның хөрмәтле Альмира Бари кызы Раимова да бик күп җылы сүзләр әйткән. Шулай ук авылдашларын олы стажлы педагог Тәнзилә Айса кызы Пикеева котлаган.
Рәсми өлештән соң конкурсларга һәм викториналарга күчкәннәр. Чәй янында бәйрәм кунаклары бер-берсен котлап исәнлек-саулык теләп кенә калмаганнар, үткән елларны искә алып, чын күңелдән җырлаганнар, әңгәмә корганнар. Гаиләдәгечә якты күңел, җылы мөгалләмә, юмор белән аралашып вакыт үтеп киткәнен сизмичә дә калганнар: олы буын вәкилләре өйләренә тик яхшы кәеф белән таралышканнар.
Н.ХӘЛИЛ

















