Мошенниклардан сакланган
Саранскида яшәүче өлкән яшьтәге хатын уяулык күрсәткән һәм, кызының юл-транспорт һәләкәтендә гаепле булуына ышанмыйча, 1 млн сум саклап калган.
Саранск шәһәре полициясенең дежур өлешенә 88 яшьлек пенсионер хатын мөрәҗәгать иткән. Җирле яшәүче хатын-кыз мошенникларның алдау юлы белән аның 1 млн сум күләмендә акча тупланмаларын алырга тырышулары турында сөйләгән.
Мөрәҗәгать итүче сүзләренчә, көндез аның стационар телефонына билгесез кешедән шалтырату кергән. Шалтыратучы үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган һәм аның кызы юл-транспорт һәләкәтендә гаепле булнын, нәтиҗәдә кеше җәрәхәтләнгәнен һәм курьер аша дәвалануга кирәкле 1 000 000 сумны ашыгыч рәвештә тапшырырга кирәк, дип хәбәр иткән. Хатын-кызның чыннан да кызы булуга карамастан, ул, вәзгыятьне анализлап, әңгәмәне туктаткан, туганы белән элемтәгә керә һәм аның белән барысы да яхшы икәнлегенә инана. Шуннан соң ул полициягә гариза яза, мошенниклыкның мондый схемалары турында белүен билгеләп үтә.
Ачыкланганча, өлкән яшьтәге хатын-кыз белән аның туганнары һәм полиция участок уполномоченные мондый хәлләрдә ничек эш итәргә кирәклеге турында берничә тапкыр әңгәмәләр үткәргәннәр. Полиция хезмәткәрләре гражданнардан таныш булмаган кешеләр белән аралашканда игътибарлылык күрсәтүләрен үтенә. Проблемалар турында туганнарыгыздан яки танышларыгыздан мәгълүмат килгәндә, алар белән шәхсән элемтәгә керергә һәм шуннан соң гына аларга финанс ярдәме күрсәтү турында карар кабул итәргә кирәклеге турында полиция хезмәткәрләре кабат кисәтә.