Пензяткалылар - Бөтенроссия гаиләләр конкурсы җиңүчеләре
2024 елның 25 октябрендә Мәскәү шәһәрендә «Туган тел – илһам чыганагы» балалар һәм гаилә иҗаты фестивале кысаларында мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләрнең «Юмарт халык мирасы – мин матур телебезне яратам» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узган.
Әлеге конкурста 667 кеше катнашкан.
Мордовия Республикасыннан конкурс лауреатлары: «Гаилә дуэты - бала (3 яшьтән 11 яшькә кадәр) – өлкән буын вәкиле (әби-бабайлар)» номинациясендә Ләмберә районының «Пензятка балалар бакчасы»нда тәрбияләнгән Таир Батыршин һәм Дания Хамзә кызы Аюпова катнашкан. Оныгы белән әбисе татар һәм рус телләрендә Габдулла Тукайның «Туган тел» һәм «Много языков на свете не бывает» шигырьләрен яттан укыганнар.
Конкурсның йомгаклау этабы нәти-җәләре буенча җиңүчеләр ачыкланган: үз номинацияләрендә Таир Батр-шин һәм Дания Хамзә кызы Аюпова җиңүчеләр булдылар. Котлыйбыз!