Китапханәдә дәрес – экскурсия үткән
Беренче сыйныф укучылары белән очрашу Кадошкино районы үзәк китапханәсе хезмәткәрләре өчен күркәм традициягә әверелгән.
Балаларда уку, китапны ярату күнекмәләре булдыру максаты белән, китапханә хезмәткәре Данара Идрис кызы Альмяшева аларны китап белән эш итү кагыйдәләре, китапханәдән файдалану кагыйдәләре, китапханәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге белән таныштырган.
Укучылар һәр китапның үз адресы барлыгын белгәннәр. Беренче сыйныф укучылары төрле балалар журналларын һәм китапларын зур кызыксыну белән караганнар.
- Без ел саен шундый чаралар үткәреп киләбез. Укучылар район китапханәсе белән танышып кына калмыйлар, аларның китапханә яраткан урыннарының берсенә әверелә. Һәм без китап яратып укучылар тәрбиялибез: бүген укырга яратмаган яшьләр саны азая, - ди Динара Идрис кызы Альмяшева.
Яшь кунаклар яңа белем алу һәм күңелле ял итү өчен әти-әниләре белән китапханәгә йөрергә планлаштыралар.