Римма Арюкова халкына хезмәт итә
Римма Амин кызы Арюкова 2005 елдан башлап Кадошкино районы Латышовка авыл җирлеге администрациясен җитәкли.
Римма Арюкова мәктәп эскәмиясеннән үк лидер була. Зирәк, сөйкемле, актив кыз барлык чараларда да катнашкан. Мондый укучылар укытучылар өчен табыш кына, чөнки барлык мәктәп һәм класстан тыш чаралар балалар өчен кызыклы үткән. Мондый активистларга өметләр баглана, алар беркайчан да сынатмаячак.
Табигатьтән бирелгән сәләт Римма Амин кызына тормышта да ярдәм итә. Әлбәттә, төпле, аралашучан характер да, кешеләр белән килешә белү дә, дөрес җавап бирә белү дә аз роль уйнамый: бу талант Римма Аминовна тормышында һәм хезмәтендә бик тә ярап куйган. Ул һәрвакыт Латышовка авылында һәм коллективында, хуҗалыкларында булды. Аны биредә туган дип санарга була, чөнки биредә бөтен хезмәт тормышы диярлек яши. Ә ул үзе Большая Поляна милли татар авылыннан. Тик нәкъ менә Латышовка халкы теләгәннәренең күбесен авыл җирлеге администрациясе башлыгы вазифасында булганда эшләгән.
Унҗиде ел элек авыл башлыгын сайлаганда, аның кандидатурасы хуҗалык эше өчен бик тә яхшы булыр кебек тоелган. «Хуҗа булу»ның ни икәнлеген Р.А.Арюкова белә иде - моңа кадәр берничә ел туган авыл хуҗалыгы кооперативының кассиры һәм завхозы була. Ә монда - бөтен авыл! Авыл проблемаларына кешеләрнең шәхси һәм җәмәгатьчелек эше өстәлде. Латышовка авылы гына түгел, Картлей авылы, Потиж бистәсе дә керә торган шундый зур җирлектә шундый вазифа барыбер өстәмә җаваплылык өсти. Җирлек башлыгы вазифасы авыр, әмма еллар узу белән Римма Амин кызы да аңа җайлашкан һәм бу эш нәкъ менә шул хатын өчен булган, дип уйларга урын бар. Ул барлык җитәкчеләр, хезмәттәшләре белән дөрес мөнәсәбәтләр урнаштырып максатына ирешкән. Эшнең беренче елында «на посту» булган хатын-кызының эзе дә күптән калмаган. Белгәнебезчә, авылда тавык чүпләп бетерә алмаслык күп эш, чишәсе проблемалар. Әмма ничек кенә булмасын - бүген билгеле нәтиҗәләргә ирешеркән җитәкче ул.
Латышовкага ул бик яшь - 19 яшьлек кыз буларак Камиль Арюковның хатыны булып килгән. Шунда ук зур, тату Арюковлар гаиләсенә кереп китә. Камиль Таһир улы тормыш иптәшеннән бик тә уңа, чөнки ул аның өчен тормышта төп терәк була; бар нәрсәдә дә булыша, аңлый. Улларын тәрбияләп үстерәләр, сөекле кызларына әйләнгән киленнәре белән дус-тату яшиләр, оныклары сөендереп үсәләр - Римма Амин кызының һәм гаиләдә, һәм эштә барысы да яхшы.
Латышовка - инфраструктураны саклап кала алган бик аз җирлекләрнең берсе. Башкаларга үрнәк. Хәтта авыл хуҗалыгы тармагы да бетмәгән, аның базасында Мордовиянең зур авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе – «Магма» җәмгыят-челеге эшли. Бу эштә дә җирлек башлыгының өлеше зур.
Римма Амин кызының хезмәт юлы Россия һәм республика дәрәҗәсендәге бүләкләргә лаек: Мордовия Республикасының Мактау грамотасы, район Башлыгының Рәхмәт хатлары, Республика Хөкүмәтенең Мактау грамоталары аның бүләкләү копилкасында бар. Бу бүләкләр җирлек администрациясе башлыгы вазифасында эшләү нәтиҗәсе өчен генә түгел, ә җәмәгать эше өчен дә. Ул барлык массакүләм спорт чараларында даими катнаша. Римма Аминовна үзе өчен иң зур бүләк дип авылдашларының, якташларының, хезмәттәшләренең хөрмәтен, рәхмәтен саный. «Әлбәттә, мондый тынгысыз вазифада һәркемгә ошарга ярамый, әмма игелекле мөнәсәбәт, рәхмәтле сүзне һәркемнән ишетү рәхәт», - ди ул.
Җирлек башлыгының планнары аз түгел. Күп нәрсәне эшләргә кирәк. Римма Аминовнаның тормыш зирәклеге, профессионализмы, бетмәс-төкәнмәс энергиясе, эшкә сәләте, үз көчләренә ышануы - мөмкин булганның барысын башкарырга булышачак. Кешеләр өчен эшләү, халкына хезмәт итү – аның төп позициясе.
Н.ХӘЛИЛ