«Алмаз» мәдәният сарае бинасы Ләмберә районы халкы өчен диктант язу мәйданчыгы булды. 
Катнашучылар 30 гомумфедераль сорауга җавап бирделәр. Әлеге чарада 51 кеше катнашты, иң өлкәненә - 70, иң кечесенә - 16. 
Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе гражданлык бердәмлеген ныгытуга һәм Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Фото: Серебряковларның гаилә фотоархивыннан.