Бу алар гаиләсендәгечә
Югыйсә алар 47 биремне дә ничек уңышлы үтәрләр һәм «Это у нас семейное» конкурсының ярымфиналына эләгерләр идеме...
Ярышта тату Серебряков - Демкин - Сысуевлар гаиләләре викторина үттеләр, үзләренең осталыкларын һәм казанышларын күрсәттеләр, гаилә традицияләрен ничек саклаулары һәм арттырулары турында сөйләделәр - кыскасы, чын ныклы мордва гаиләсен тәкъдим иттеләр.
Шул ук вакытта, Валерий Демкин билгеләп үткәнчә, тагын да ныграк берләшкәннәр һәм бер-берсенә ныграк якынайганнар. Хәзер аларның җылы семья хатирәләре тагын да күбрәк булачак. Тиздән, Казанда үтәчәк ярымфиналда катнашып, уңышларга ирешсеннәр иде.
Россия Президенты тарафыннан «Гаилә» милли проекты кысаларында тәкъдим ителгән «Это у нас семейное» Бөтенроссия конкурсы гөрләп үтә.















