Үз-үзеңә ышанырга гына кирәк!
Ел саен августның икенче шимбәсендә бил-геләп үтелә торган Физкультурачы көнен безнең миллионлаган ватандашларыбыз үз бәйрәмнәре дип саный.
Бу - һөнәренә һәм яшенә карамастан, спорт-ны яратучылар көне. Торбеево бүгенге көндә спорт хәрәкәте ветераннары саклаган спорт традицияләре белән һәрвакыт дан тотты, мә-сәлән, Россия Теннис федерациясе президенты Шамиль Тарпищевыбыз. Ә актив яшьләр бу спорт хәрәкәтен дәвам итә. Яшь, өметле спортчыларның зур когортына сәләтле дзюдочы Алина Такташованы да керә.
Дзюдо - спорт көрәше генә түгел, фәлсәфә дә. Рус теленә сүзгә-сүз тәрҗемә итсәк «йомшак юл» («мягкий путь») дигәнне аңлата. Көрәшнең башка төрләреннән, беренче чиратта, физик көчне азрак куллану белән үзенчәлекле, әмма техник алымнарның күптөрлелеге белән аерылып тора. Көрәш нигезендә көч һәм тупаслык түгел, ә җитезлек һәм сыгылучылык ята, шуңа күрә дзюдо кызлар арасында лаеклы популярлык казана.
Алина да спортның әлеге төре белән шөгыльләнү теләге белән кечкенәдән ук яна. Тумышы белән Торбееводан ул. Торбеевоның 2нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы буларак, әти-әнисеннән аны дзюдо секциясенә яздыруларын сорый. Диляра Динар кызы, Алинаның әнисе, кызын бию белән шөгыльләнүен тели, чөнки дзюдоны ул кыю һәм көчле малайлар өчен көрәш дип саный. Ул чакта Алинага әти-әнисенә, дзюдо һәм самбо көрәше буенча дәресләргә йөрергә рөхсәт бирсеннәр өчен, үҗәтлек күрсәтергә туры килгән һәм менә биш ел инде ул балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Иван Мефодьевич Нужин секциясендә шөгыльләнә.
Максатчан беренче сыйныф укучысы уникаль дзюдо дөньясын тиз арада үзләштерә; бу спорт төре аны үзара ярдәм, тәртип, түземлелек, тәртипкә өйрәтә. Шул вакыт коралсыз үз-үзеңне саклау сәнгатен өйрәнергә теләгән кызлар өчен аерым секция дә булмаган. Алинага баштарак үз-үзләрен каты тоткан малайлар белән бергә шөгыльләнергә туры килә. Тик озакламый йомшак күңелле кызның бирешмәвенә һәм көрәшне ташларга җыенмавына малайлар да, тренеры да ышаналар. Яшь спортчы һәрвакыт тренировкаларга бик теләп йөри. 30 елдан артык хезмәт иткән тәҗрибәле тренер Иван Мефодьевич Нужин җитәк-челегендә Алина осталыгын арттыра: остазының үз укучылары белән уртаклашкан барлык белемнәрен үз-ләштерергә омтыла. Алина, яхшы физик формасын саклап калу өчен, атнага бер тапкыр аның өчен махсус Владимир Алексеевич Мишин эшләгән программа буенча тренажерларда шөгыльләнә.Алинаның спорт казанышлары озак көттерми. Ул үзенең Татар-Юнки (әнисенең туган авылы) авылындагы беренче район ярышларын мәңгегә хәтерендә калдыра: анда ул ышанычлы беренчелекне яулый. Республика ярышларына, аннан соң Бөтенроссия ярышларына да чыга башлый. Бүген ул Мордовия җыелма командасы составында республика данын яклый. Быел гына да Саранск, Чебоксары, Самара, Дзержинск, Городец шәһәрләрендә узган Россия дәрәҗәсендәге ярышларда катнашты. Бу тыйнак кызның уңышлары турында 17 алтын, 5 көмеш һәм 8 бронза медаль сөйли! Мәсәлән, 24-25 сентября Ульяновск шәһәрендә үткән «Детская лига дзюдо» турнирында Алина Такташова «бакыр» призер булган. Алина 8нче октябрьдә Саранскта үткән самбо ярышларында 2 урын яулый. Уналтынчы октябрьдә Сасово шәһәренең «Спорт планетасы» универсаль залында дзюдо буенча ачык беренчелек узды: «Алтын»ны Алина Такташова (44 кг) лаеклы алды. Анда Рязань, Түбән Новгород өлкәләреннән һәм Мордовия Республикасыннан 200дән артык кеше катнашты. Иван Мефодьевич Нужин Түбән Новгород өлкәсенең Городец шәһәрендә дзюдо буенча Торбеево спорты хөрмәтен Торбеево мәктәбе укучысы Алина Такташова яклаганын билгеләп үтте. Ул әтисе Саид Имать улы Такташов белән турнирга киткән, ә инде кич белән шалтыратып яхшы хәбәр җиткергән: «Алина Такташова 44 кг авырлык категориясендә «алтын» медальгә лаек булды». Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аның төп җанатары – Алинаны барлык ярышларда озатып йөрүче әтисе Саид Имать улы (тумышы белән якташ язучыбыз Такташлы Сыркыдыдан); аның белән бергә уңышсызлыклар кичерә һәм җиңүләргә шатлана. Әлбәттә, ул үзенең талантлы кызы белән горурлана һәм алга таба уңышлар тели. Бу атнада тагы Городец шәһәрендә үткән ярышларда Алина тагы катнашачак: без дә аңа ихластан уңышлар телибез.
Әйтеп китәргә кирәк, татар җанлы, яратып Юнкидә, Сыркыдысында Аетларны бәйрәм иткән, тырыш һәм булдыклы Торбеево тимер юлы участогы начальнигы Саид Имать улы белән яратып милли ашларыбызны – пәрәмәч, бәлешләребезне пешергән, коллективында хөрмәт казанган Торбеево тимер юлы кассасы кассиры Диляра Динар кызы Алинаны һәм аның апасы Эльвираны тиешле тәрбия биреп үстерәләр. Югары белемле Эльвиралары гаиләсе белән башкалабыз Мәскәүдә яши. Ә Алина бүген үзенең барлык сәләтләрен кулланырга тырыша, спортта яңа биеклекләргә ирешү өчен көч куя. Ул - 6 нчы сыйныф укучысы. Кызның сүзләренә караганда, тренировкалар аның мәктәптәге өлгерешенә комачауламый. Чөнки күп еллар дәвамында спорт аны чыныктырды, бирешмәскә өйрәтте. «Бары тик үз-үзеңә ышанырга кирәк, шул чакта барысы да килеп чыгачак!» - дип елмаеп кызы турында сөйли сәләтле дзюдочы Алина Такташованың әтисе Саид Имать улы.
Наилә НАСЫРОВА