Артём Здунов: «Сәламәт туклану - илебезнең иминлеге ул!»
Мордовиядә «Иң яхшы мәктәп ашханәсе – 2024» Бөтенроссия конкурсы узды.
Әлеге ярыш дүртенче тапкыр Россия Мәгариф министрлыгы эгидасы астында уздырыла һәм аңа кызыксыну даими рәвештә арта. Конкурс үз эшенең профессионалларын берләштерә, алар аңа җаннарын һәм мәхәббәтләрен сала.
Регионыбызга илнең 75 төбәгеннән командалар һәм мәктәп пешекчеләре килде. Республика мәдәният сараенда һәр субъект мәктәп туклануына керә торган тәмле ризыклар белән төсле стенд оештырды. Мордовия Главасы Артём Здунов стендларны карады, делегация вәкилләре белән аралашты.
Һәр команда ризыкларны бизәүгә һәм эчтәлегенә иҗади һәм зур җаваплылык белән килгәннәр. Барлык төбәкләр дә үзләренең колоритларын чагылдырдылар һәм кулинариядә югары осталыкларын күрсәттеләр. Кайбер стендларда милли уен коралларында җырлар һәм музыка яңгырады.
Катнашучыларны сәламләп, ин-де дүрт ел дәвамында РФ Дәүләт Советының мәктәп туклануы мәсьәләләре комиссиясенең эш төркемен җитәкләгән Артём Здунов ассызыклаганча: балаларны баланслы, сыйфатлы дөрес тукландыру - киләчәк буыннарның сәламәтлеге нигезе. «Әгәр без балаларга сәламәт туклану күнекмәләрен өйрәтсәк, алар киләсе буыннарга тапшырылачак. Бу идеологик бурыч: сәламәт туклану – илебезнең озак елларга иминлеге ул!» - диде республика җитәкчесе. Россия Президенты кушуы буенча барлык башлангыч мәктәп укучылары да түләүсез кайнар ризык белән тәэмин ителә. Хәзер СВОда катнашучы гаиләләрдәге һәм күп балалы гаиләләрдәге балаларга аерым игътибар бирелә. Балалар учреждениеләренә эләгә торган продуктларның сыйфатына катгый контроль алып барыла. Мордовиядә моңа бик зур игътибар бирелә.
Артём Алексеевич билгеләп үткәнчә, конкурста республика көчле көндәшлек күрсәтә. Мәктәптә туклану белән тәэмин итүчеләр арасында 80% тан артыгы - җи
рле товар җитештерүчеләр. Бу тема республика балаларының үзләрен дә бик кызыксындыра - күпләр «Мөмкинлекләр дөньясы» партия проектында катнаша, бигрәк тә «Сәламәт туклану» акциясе популяр.
- Конкурс сынаулары бара инде. Без төбәкләрдә мәдәни традицияләрнең никадәр бай һәм күптөрле булуына инандык. Конкурс нәтиҗәләре мәктәп туклануы өчен мөмкин кадәр алга китәргә һәм рациональ меню формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу чаралар без үз сокыбызда пешмәсен, ә бер-беребездән өйрәнсен һәм коралга иң яхшысын алсын өчен кирәк. Моны безнең ил кешеләре буыннар аша сәламәт булсын өчен эшлибез! - дип нәтиҗә ясады Мордовия Главасы.
Шулай ук барлык тәкъдимнәр, мөһим инициативалар һәм алга киткән эшләнмәләр һичшиксез РФ Дәүләт Советы комиссиясе материалларына керәчәк, ә Роспотребнадзор белән берлектә даими рәвештә балалар сәламәтлеге торышы срезлары үтәчәк, дип билгеләп үтелде.
Барлык конкурс сынаулары йомгаклары буенча дүрт номинациядә җиңү-челәр һәм призерлар бил-геләнәчәк: мәктәп ашханәсенең иң яхшы пешекчесе, шәһәр мәктәбенең иң яхшы ашханәсе, авыл мәктәбенең иң яхшы ашха-нәсе, миллионлы шәһәрнең иң яхшы мәктәп ашханәсе. Шулай ук быел конкурста яңа номинация – «Мәктәп туклануына җәмәгать (ата-ана) бәясе рейтингы» тәкъдим ителде.
Мәктәп ашханәләренең иң яхшы пешекчеләре беренче көнне үк билгеләнде. Призерларны һәм җиңүче-ләрне Мордовия Главасы Артём Здунов һәм РФ Мәгариф министрлыгының укучыларның туклануын мониторинглау федераль үзәге директоры Валентина Иванова бүләкләде. Ярышларда Тамбов өлкәсеннән Алевтина Шаповалова һәм Мордовиядән Анна Докучаева лидер булдылар.
Мәктәптә туклануны үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән өлеше өчен Мордовия Республикасы Главасының Рәхмәт хаты Валентина Ивановага тапшырылды. Ул чыгышында:
- Илнең мәктәп туклануы үсешенә Мордовия зур өлеш кертте. Моның өчен сезгә бик зур рәхмәт, Артём Алексеевич. Безгә республикадан өйрәнер нәрсәләр бар! - диде федераль үзәк директоры. - Алда ике көн җитди сынаулар һәм Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе, анда барлык төбәкләрнең иң яхшы тәҗрибәсе өйрәнеләчәк. Без балалар сәламәтлеге, милләтебез, мәгариф системасының һәм илебезнең киләчәге өчен эшлибез.
Күргәзмәдә милли татар ашларыбызны Татарстан һәм Башкортстан мәктәпләрендә рәхәтләнеп кулланалар. Башкортстан республикасы Нефтекамск шәһәре 17 мәктәп директоры Роман Тагир улы Ганиев (конкурста катнашучылар: әйдәп баручы белгеч Лириса Борисовна Галиева, тук-лануны оештыручы Зинифә Фларид кызы Умурбаева, җәмәгать туклануы технологы Ирина Александровна Хәйруллина) белән әңгәмәдән күргәзмәгә куелган өчпочмак, бөккән, вак бәлеш, чәк-чәк һәм башка милли ашлар рецептында файдасыз жирларны кулланмый пешерүләре турында сөйләде. Ул фенилкетонурия белән авырган балалар өчен яраклаштырылган аш-су белән ашатуларына аерым басым ясады.
Ниһаять нәтиҗәләр ясалды. Быел чарага илнең 75 төбәгеннән 110 команда һәм 50 мәктәп пешекчесе килгән иде. Лауреатлар арасында - «Авыл мәктәбенең иң яхшы ашханәсе» номинациясендә 2 нче Ромоданово урта мәктәбе, «Мәктәп туклануына җәмәгать (ата-аналар) бәясе рейтингы» нда 3 төбәк командасы лидер булды: Мордовия Республикасы, Хабаровск крае, Хакасия Республикасы. Әлеге командалар да 12 ноябрьдә Мәскәүдә үткән суперфиналда катнашты.
Наилә НАСЫРОВА
















