14 ноябрьдә, Халыкара толерантлык көне алдыннан (16 ноябрь) Саранскның №7 Л.Н.Толстой исемен йөрткән китапханәдә «Республика газеталарында татар дөньясы» дигән этнокичә үтте. Чарада Саранск шәһәре 38нче мәктәпнең 9 «Г» сыйныф укучылары һәм өлкәннәр катнашты. «Тынычлыкка һәм татулыкка китап белән бергә» һәм «Мордовия Республикасы газеталарында татар дөньясы» исемле тирән эчтәлекле ике китап күргәзмәсе кичә темасын тулыландырды. Мордовия Республикасы - күпмил-ләтле регион. Аның территориясендә төрле халык вәкилләре яши: әрмәннәр, чуашлар, марилар, грузиннар һәм башка милләт халкы. Тик республиканың милли составында иң күпләрен руслар, мордвалар һәм татарлар тәшкил итә. Алар бергә-бергә дус яши. Бу чара да шуңа дәлил.
Китапханә мөдире Наталья Юрьевна Шумаева чыгышында кунакларга безнең заманда төрле милли мәдәниятләр вәкилләренә карата толерантлыкның әһәмияте, шулай ук дәүләт төзүче тел буларак рус телен һәм туган милли телләрне яклау, саклау чаралары турында сөйләде. Әйтеп китәргә кирәк, Саранск шәһәре Л.Н.Толстой исемен йөрткән 7нче номерлы китапханә филиалын өч дистә елга якын Наталья Юрьевна Шумаева җитәкли. Аның карамагында Регина Рифат кызы Юсупова, Елена Николаевна Черакшева, Наталья Алексеевна Трясучкина китапханәчеләр тырышып хезмәт итәләр. Барысы да чарада актив катнаштылар. Регина Рифат кызы Юсупова тамашачыларны татар телендә сәламләде һәм Габдулла Тукайның татар һәм рус телләрендә «Туган тел» шигырен укыды. Аннары кичәне алып баручылар - Елена Николаевна Черакшева, Наталья Алексеевна Трясучкина Мордовиядә яшәүче татарлар, аларның мәдәнияте, әдәбияты, милли гореф - гадәтләре турында, презентация кулланып, хәбәр иттеләр. Китапханәчеләр Россиянең Атказанган журналисты, Мордовиянең халык шагыйре, «Юлдаш» газетасының баш мөхәррире Камиль Тангалычевның «Соловьи» һәм «На Родине»шигырьләрен укыдылар. Татар темасы республика газеталарында, аерым алганда «Юлдаш» иҗтимагый-сәяси газетасы турында яше-карты зур кызыксыну белән тыңлады. Республиканың татар дөньясы «Юлдаш» («Спутник») газетасында киңрәк тәкъдим ителгәнгә күрә, алып баручылар сүзне Мордовиянең атказанган массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, «Юлдаш» газетасы хәбәрчесе Наилә Хәлил кызы Насыровага бирделәр. Ул газетаның үткәне һәм бүгенгесе, яктыртылган темалар, хезмәткәрләре турында сөйләде. Шулай ук Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсендә Камиль Тангалычев шигырьләрен укыды, китапханәгә авторның имзасы белән нәшер ителгән китапларын бүләк итте.
Этнокичәнең йомгаклау өлешендә матур концерт тыңладык. Тамашачыларга «Уйна, гармун» район һәм республика конкурслары лауреаты, Түбән Новгород шәһәрендә төбәкара фестивальләрдә катнашучы «Саранск шәһәр округы мәдәният сарае» гармунчысы Зыя Максутов, Саранск шәһәре мәдәният сарае солистлары – Надежда Бабенкова, Альмира Максутова, Каюм Апарин тамашачыларга үзләренең иҗатларын бүләк иттеләр. Алар рус һәм татар телләрендә лирик җырлар, такмаклар башкардылар. Тамашачылар алкышларны кызганмады! Этнокичә кунаклары татар мәдәнияте дөньясына һәм моңлы татар көйләренә чумдылар.
Очрашу укучылар һәм өлкәннәрнең милли тәм-томнар белән дусларча бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.

Наилә НАСЫРОВА