Камиль Курмаев: «Юллама яңа идеялар өчен нигез»
Камиль Курмаев, Рузаевка сугыш, хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары Советы рәисе урынбасары. Юллама турында болай ди ул:
- Безнең төбәктә мөһим вакыйга булды. Мин Мордовия Республикасы Главасы Артём Здуновның Мордовия Дәүләт җыелышына Юлламасын игълан итүдә катнаштым.
Төбәк лидеры һәр өлкәнең төп казанышларын җиткерде һәм киләчәккә бурычлар куйды. Иң мөһиме, юнәлеш векторы билгеләнгән, аның буенча бары тик алга гына хәрәкәт итәргә кирәк. Башкарылган эшнең глобаль анализын һәм планлаштырылган үзгәртеп коруларның масштабын билгеләп үтү мөһим. Яшь буынга рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү, яшьләргә әхлакый тәрбия бирү, шулай ук мөһим юбилей датасына – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80-еллыгына әзерлек темасына да игътибар бирелде. Шунысы куанычлы, бу Юллама яңа идеяләр өчен нигез. Һәм минем уйлавымча, берләшеп, бүген Мордовия Республикасында уздырыла торган юнәлешләр һәм чаралар кысаларында без, һичшиксез, барлык бурычларны үтәрбез һәм лаеклы буын тәрбияли алырбыз.