Безнең илдә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу көнне барлык әниләргә игелек һәм күңел җылысы, кайгыртучанлык һәм наз өчен рәхмәт сүзләре яңгырый. Балаларны әниләренең мәхәббәте һәм аңлавы көчле итә.
Темников районы Зур Татар Карае авлында гомер итүче Садия Зәки кызы Позднякованың дүрт баласы бар. Адәм баласына килгән барлык авырлыкларны кичерә ул. Садия Зәки кызы инде олы кызының дәвалап булмый торган авырудан үлүен кичергән, автокатастрофада һәлак булган оныгын җирләгән. Унике ел элек аның өчен иң кадерле кешесе бакыйлыкка күчә; алар 50 ел дәвамында шатлык һәм кайгы белән уртаклашып, балалар тәрбияләп үстерәләр. Шулай да, 90 яшен тутырган Садия Зәки кызы кадер-хөрмәттә, җылылык һәм кайгыртучанлык белән әйләндереп алынган, чөнки ул улы гаиләсендә имин яши. Мифтах улы Зәйдулла гына әнисенең нинди назлы куллары, нинди дөрес киңәшләр биргәнен, гаиләнең һәр әгъзасы турында ничек кайгыртканын белә. Гади авыл хатын-кызының зирәклеге каян килгәненә генә төшенә алмый.

Садия Зәки кызы үз тормышын күз яшьләре белән искә ала. Әнисез бик иртә, Бөек Ватан сугышына кадәр кала. Әтисен һәм абыйсын 1941 елда сугышка алып китәләр. Җиңгәннән соң әтисе кайта, ә менә абыйсын ул Белоруссиянең Гомель шәһәрендә туганнар каберлегендә җирләнгән дип таба.

Мәктәпкә, аягына кияргә бер әйбер дә булмаганга, бер көн дә йөрмәгәнен ул искә ала. Мәктәпсез дә чабалары бер атнага гына җитәрлек була. Балалар белән әбиләре бик ярлы яшәгәннәр. Ә сугыштан соң инде яшүсмер кызга беренче сыйныф балалары белән бергә утыру оят булган. Хәзер бу хакта хатын-кыз үкенү белән искә ала, өйрәнергә кирәк иде, ди. Әмма үзлегеннән иҗекләп укырга, язарга өйрәнә.
Кечкенәдән ук кул эшләренә өйрәнә: йон яулыклар, кофталар, сарык йоныннан шарфлар бәйли. Бәйләргә йонны башта өйдә чистартканнар, таратканнар, эрләгәннәр. Шул сарык җебеннән бәйләгән җылы әйберләрне базарда сатканнар. Шул акчага яшәгәннәр дә инде. Язма героебыз 12 яшендә колхозга эшкә урнаша. “Молотилканы авылда үгезләр җигеп әйләндерә иде. Шулай мин аларны камчы белән куып йөртә идем, - дип сөйли ягымлы Зәки кызы Садия. - Яшүсмер чагында эш көннәре өчен арыш суктык, көлтәләр бәйләдек, скирдалар җыйдык. Әгәр ел уңышлы булса, көз көне бер эш көненә 100 грамм ашлык бирә иделәр. Әгәр уңыш юк икән, эш көне бушлай үтә иде. Алабута ашадык. Ә хәзер мин оҗмахта яшим!”
Язма героебыз 22 яшендә туган авылы егетенә кияүгә чыга. Мифтах та әнисез үсә һәм ана яратуы һәм кайгыртусыз ничек яшәргә икәнен яхшы аңлый, шуңа күрә хатынын кызгана һәм һәрнәрсәдә ярдәм итеп яши. “Бик тырыш кеше иде, - дип мактады ирен Садия Зәки кызы. Авырлыкларны үзе күтәрде, миңа бирмәде. Ир артында яшәдем. Кая гына барса да, барысын да хәл итеп килә торган булды. Ике тапкыр гына төзелдек. Әтисе һәм кияүгә чыкмаган олы апасы белән бергә яшәдек. Ата-ана йортын ремонтлау һәм салам түбәсен ябу өчен, ул ярты елга урман кисүче булып эшкә барды. Ә колхозда төрле эшче булып эшләде. Аннары без хәзер яшәгән бу йортны төзедек. Нигезне икәү салдык. Әкренләп төзедек”.
Садия Зәки кызының 20 ел колхоз стажы, 4 ел торф эш-кәртүдә һәм 4 ел мәктәптә техничка булып хезмәт иткән. Гомере буе ат, икешәр сыер, бозау, сарык, үрдәк, тавыклар тотканнар. Печәнлекләр белән проблемалар булган: барысын да колхозга биргәннәр. Кыш көне үз терлекләрен ашату өчен чокырлардан урак белән урып җыйганнар. Балалары кечкенәдән ук һәрнәрсәдә ярдәм иткәннәр. “Эштән әле беркем дә үлмәгән”, - дип нәтиҗә ясый хатын.
Бүген, олы яшьтә булуына карамастан, ул килененә һәрнәрсәдә ярдәм итәргә тырыша. “Каенана безнең өч балабызны үстерергә ярдәм итте, хуҗалык белән идарә итте, нәселдә өлкән хатын-кыз булганга, һәрвакыт яхшы киңәшләр бирде, ә мин тыңладым. Ул бик тәмле пешерә, - ди килене Талия кайнанасы турында. - Пәрәмәч, пилмән, пиццасы бик тәмле килеп чыга. Тату яшибез, бер-беребезгә хөрмәт белән карыйбыз”.
Менә шундый ул каенаналы-киленле тормыш. Бүгенге яшьләр үрнәк алырлык.
- Мин балаларым һәм оныкларым белән горурланам. Һәрбер ана өчен аларның балалары иң-иң яхшылар, минем өчен дә бик яхшылар. Оныкларым өйдән чыгып киткәдә мине үбеп китәләр, - дип сөйли Садия Зәки кызы Позднякова (аның 7 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар). - Мин барысын да бик яратам!
Менә шунда инде ана бәхете.

 

Наилә НАСЫРОВА