Мордовия кадет хәрәкәтенә - 25 ел
Быел Мордовия Республикасы кадетлар хәрәкәте 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Кадетлык - бөек илебез тарихының мөһим өлеше. Кадет корпусларында тәрбияләнүчеләр гомер-гомергә милләтнең горурлыгы булдылар, үзләрен хәрби сәнгатьтә генә түгел, мәдәнияттә, фәндә, иҗтимагый тормышта да күрсәттеләр.
2 декабрьдә төбәктә кадетлар хәрәкәтен булдыру башында торучыларны һәм анда катнашучыларны Мордовия башлыгы Артём Здунов котлады.
- Барыннан да элек мин укытучыларны, хокук саклау блогы җитәкчеләрен - республикада кадетлар хәрәкәтен оештыруга һәм үстерүгә катнашы булганнарның барысын да котлыйсым килә. Аларның игътибары, хезмәттәге фидакарьлеге нәтиҗәсендә кадетлар хәрәкәте үсә, белем һәм күнекмәләр тапшырыла, - диде Артём Здунов.
Бүген хәрәкәттә 4500 гә якын кадет катнаша, әзерлекнең 13 юнәлеше бар – диңгез кадет сыйныфлары һәм кадет-ушаковчылар, казак кадет линиясе, Девятаев исемендәге «Высота» мәгариф үзәгендә беренче очучы кадет сыйныфы. Бу хәрәкәткә көч структуралары җитәкчеләре актив кушылды.
- Чирек гасыр эчендә Оборона Министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм башка көч структуралары уку йортларына 166 кадет керде. Без бүген алдынгы махсус хәрби операциядә дә үз бурычларын намус белән үтәүчеләр, тылда эшләүчеләр, безнең җиңүгә өлеш кертүчеләр белән горурланабыз. Аларның Ватанга туг-рылыгы, ватанпәрвәрлеге ил мондый яклауга мохтаҗ булганда читтә калырга мөмкинлек бирмәде. Безнең өчен кадет хәрәкәтен тәмамлаган һәр кешенең җәмгыятебезнең лаеклы әгъзасы булуы бик мөһим, - ди Артём Здунов.
Юбилей датасы уңаеннан республика башкаласында һәм районнарында зур кадетлар атналыгы узды. Ул үзенә кызыклы чаралар, ярышлар кертте. 26 нчы лицей кадетларының сафта яңадан иң яхшылар булулары символик мәгънәгә ия. III дәрәҗә Мордовия Республикасы Дан орденын Артём Здунов хезмәт ветераны, 26 нчы лицейны 35 ел җитәкләгән, РМ халык укытучысы Юрий Митрофановка тапшырды.
Мордовия башлыгы шулай ук «Объективта кадетлык» фотокүргәзмәсен, кадетлар хәрәкәте тарихы турында презентацияне карады һәм «Мордовия Республикасы кадетлар хәрәкәте елъязмасы»нда истәлекле язма калдырды.
















