2025 елның 5 декабрендә Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы утырышы Казанда узды. Идел буе закон чыгаручылары җирле үзидарәнең хокукый нигезләре һәм эчке туризмны үстерү турында фикер алыштылар. Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров; Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов; Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы рәисе, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Собраниесе рәисе Евгений Люлин; Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев, шулай ук округ төбәкләренең закон чыгару һәм башкарма хакимият вәкилләре, Идел буе федераль округының Яшьләр парламентлары әгъзалары катнашты. Мордовиядән - республика Дәүләт Җыены - Госсобрание җитәкчесе Владимир Чибиркин һәм Яшьләр парламенты рәисе Виктория Богдашкина. 
Утырыш барышында Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округында яшәүчеләрнең яртысына якыны җирле хакимият эшен уңай бәяли. Идарә итү алымнарын камилләштерү өчен шактый резервлар җирле үзидарәне оештыру системасында 2025 елның 20 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль закон белән беркетелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Яңалыклар җирле үзидарәнең бер дәрәҗәле моделен куллануны киңәйтә. Шул ук вакытта идарә итүнең нәтиҗәлелеген һәм комплекслылыгын тәэмин итү өчен кирәк булган ике дәрәҗәле модель саклана. Мондый сыгылмалы якын килү функцияләрне кабатлауны киметергә, халык һәм бизнес мәнфәгатьләрендә карарлар кабул итүне тизләтергә мөмкинлек бирә. Кире элемтәнең сыйфатын яхшырту өчен карарлар кабул итү процессында гражданнарның катнашу форматлары (җыеннар, сораштырулар, тыңлаулар, инициатив проектлар һ.б.) яңартылды. 
Яңа законнар кысаларында округ төбәкләрендә идарә итүнең заманча системаларына күчү буенча актив эш алып барыла. Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы рәисе Евгений Люлин ассызыклаганча, яңартылган законнар төбәк үзенчә-лекләреннән чыгып, җирле үзидарә моделен сайлау хокукын бирде. Бүген муниципаль һәм төбәк хакимиятләре арасында вәкаләтләрне яңадан бүлү бурычы тора. 
Икенче мәсьәлә буенча Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, туризм– төбәкләр тормышының двигателе, бу хакта Президент Владимир Путин берничә тапкыр әйтте. Әйтик, 3 ел эчендә Идел буе федераль округында туристлар агымы 25% ка арткан (РФдә - 19,6% булганда). 2025 елның 9 аенда бу 16 млн. сәфәр. Вәкаләтле вәкил шулай ук проблемаларга игътибар итте. 
- Хәзер округ икътисадында туризм Россия буенча 2,9% булганда тулаем төбәк продуктының 2,2% алып тора. Төп кыенлыклар – бюрократия, инфраструктура җитмәү, мәсәлән, ерак районнарда кунакханәләр, профессиональ кадрлар җитмәү, сезонлылык. Бу факторларны бетерү өчен законнар базасы, урыннарда үтә күренмәле идарә булырга тиеш. Региональ дәрәҗәдә, һәр территориянең үзенчәлекләрен исәпкә алып, өстәмә чаралар эшләргә кирәк, - дип ассызыклады Игорь Комаров. 
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, уникаль мәдәни һәм табигый объектларны популярлаштыру һәм заманча инфраструктураны үстерү эчке туризмны яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. 
Утырыш барышында Мордовия Госсобрание җитәкчесе Владимир Чибиркин Мордовиянең экологик туризмны үстерү тәҗрибәсе турында сөйләде. 
- Экотуризм - туган якны өйрәнү мөмкинлеге, табигатькә карата җаваплы, сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, аз кеше яшәгән территорияләрдә эш урыннарын саклау, финанс һәм салым керемнәре чыганагы ул. Һәм ахыр чиктә - бу регионнарның тотрыклы үсеше өчен корал, - дип ассызыклады Владимир Чибиркин. 
Мордовиядә 100 махсус сакланучы табигый территория (3 федераль, 87 төбәк һәм 10 җирле әһәмияттәге), шул исәптән милли парк һәм табигать тыюлыгы урнашкан. Саранскида экотуризмның берничә объекты урнашкан. Алар арасында имәннәр музее һәм ботаника бакчасы бар. «Кречет» Сафари-паркы, «Ашо лисьма» эко-паркы кебек шәхси экотуризм мәйданчыклары актив үсә. 
- Экотуризмны үстерү-озак сроклы стратегик бурыч. Без Мордовиянең кунаклар өчен ачык һәм үз мирасына сакчыл караган төбәк буларак актив үсешен дәвам итүен телибез, – дип нәтиҗә ясады Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар Советындагы чыгышына Владимир Чибиркин. 
Сенатор Константин Косачев фикер алышу барышында туристларны җәлеп итү өчен ресурсларны берләштерергә һәм Төбәкара проектлар булдырырга киңәш итте. Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының эш көне кысаларында анда катнашучыларга #МУЗЫКАВМЕСТЕ – «Бөек ил җыр-лары» (#МУЗЫКАВМЕСТЕ – «Песни Великой Страны. С любовью из Приволжья») проекты тәкъдим ителде. Әлеге проект Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Президентның Мәдәни инициативалар фонды һәм «Россия ДНКсы» проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Әйтеп китәргә кирәк, #МУЗЫ-КАВМЕСТЕ командасы Идел буе федераль округының 14 төбәгендә булган. Проектта 400дән артык солист һәм иҗат коллективы катнашкан. Барлыгы җиде музыка тарихы чыгару планлаштырыла. Инде алты видеоклип тәкъдим ителгән: «Течет река Волга», «Гляжу в озера синие», «Как молоды мы были», «Вместе весело шагать», «Наш сосед» һәм «Так случилось, мужчины ушли».

Наилә НАСЫРОВА әзерләде