Декабрь аеның беренче шимбәсе истәлекле көннәргә бай иде: Билгесез солдат һәм бөтен дөньяда Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең халыкара һәм Ватаныбыз батырлары көннәрен билгеләп үттек.
Мордовиянең төрле почмагында – мәктәпләрдә, мәдәният Үзәкләрендә Билгесез солдат көнен бәйрәм иттек. Татар мәктәпләре бу көнне төрле акцияләрдә катнаштылар: Билгесез солдат һәйкәлләрен кардан чистарттылар; чәчәкләр бәйләмнәре салдылар; батырлык, Ватанга мәхәббәт темаларына шигырьләр, җырлар башкардылар; Батырлык дәресләре һәм башка чаралар үткәрделәр. Берничә авылны билгеләп үтәсе килә: Темников районы Аксел урта мәктәбе, Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбе, Ләмберәдә һәм район авылларында да зур чаралар үтте. Шулай, Татар Тавласы авылы администрациясе, мәктәпләренең укучылары белән укытучылары, клуб хезмәткәрләре һәйкәл янында Билгесез солдат көнендә зур чара үткәргәннәр; Кривозерье мәдәният йорты хезмәткәрләре авылларындагы һәйкәлгә чәчәкләр корзинасы куйганнар һәм клубта «Хәтергә билгесез булып кергәннәр» дигән презентиция үткәргәннәр.

Ә Татар Тавла авылында, 9 декабрьдә, барчабыз Ватаныбыз батырлары көнен (День героев Отечества) билгеләп үткәндә, митинг та үздырдылар.
Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбе укучылары, укытучылары белән бергә, авылдагы һәйкәл янындагы карны алдан чистартып куйганнар, чәчәкләр китереп салганнар, Чалдаева Элина белән Чалдаев Хаким һәм башкалар сәнгатьле иттереп патриотик темага шигырьләр дә укыганнар.
Халисә Сафиулла кызы, Аксел урта мәктәбе директоры, һәйкәл яны чарасында болай дигән: «Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган ата-бабаларыбыз батырлыкларын, буыннан-буынга хәтер буларак тапшырганда, онытылмаячаклар! Моның өчен бик зур рәхмәт сезгә!»
Тагы бер истәлекле көн. Мөмкин-лекләре чикләнгән кешеләр - зур түземлек һәм батырлык таләп ит-кән, көчле рухлы, тормышларының һәр көненең кадерен белгән, сынаулар кичергән кешеләр. Бу дата сәламәтлек мөмкинлекләре чик-ләнгән кешеләргә, тирә-юньдәгеләрнең ярдәме белән, үз көчләренә ышанырга һәм җәм-гыятьнең теләсә кайсы өлкәсендә уңышларга ирешергә мөмкинлеген искә төшерә. Мәсәлән, Ләмберә районы Аксёново авыл клубы хезмәткәрләре, китапханәчеләре белән бергә, сәламәте ягыннан мөмкинлеге чикле Равилова Айгөлне бүләкләделәр. Шул ук көнне Черемиш авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Көнне яхшылыктан башларга ашыгыгыз... » дигән акциягә кушылдылар. Авыл китапханәче Л.Б.Солдатова, авыл клубы мөдире С.И.Карабанова, Черемиш төп мәктәбе укучылары белән бергә, мөмкинлекләре чикле булган Барсуковлар гаиләсендә - Садия Җафяр кызы һәм Рәсим Шагидулла улының өйләрендә булганнар. Шатлыкны яшермичә, гаилә башлыгы игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәт белдергән. Шулай ук үзенең тормышы һәм мавыгулары турында да сөйләгән.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр декадасында гына түгел, ә янәшәдә алар барлыгын онытмыйча яшик, дуслар.

Наилә НАСЫРОВА