Рузаевкада укытучылар спартакиадасы үтте
Декабрьнең 9 ыннан алып 12 кадәр Рузаевка районында укытучылар спартакиадасы үтеп китте. Безнең педагоглар мәктәптә белем генә түгел, спортның да мөһим икәнен исбатладылар.
Ел саен үтә торган Рузаевка районы укытучылары спартакиадасы тәмамланды. Берничә көн иң кызу ярышлар, биш спорт төре һәм хисләр диңгезе! Укытучылар искиткеч команда эше, әзерлек һәм, әлбәттә, чын спорт характеры күрсәттеләр. Укучылар өчен менә дигән үрнәк!
Татар Пешләсе мәктәбе укытучылары да спартакиадада активлар рәтендә иделәр. Камандада түбәндәгеләр ярышты: Сания Спартак кызы Саляева, Рушания Рафик кызы Толстякова, Венера Шавкет кызы Пашкович, Аль
бина Илач кызы Ларина, Чәчәк Сафи кызы Бикмурзина, Арина Николаевна Багаутдинова, Дмитрий СергеевичКузнецов, Владимир Валентинович Фомин, Елена Сергеевна Рахмукова.
Беренче көн дартс, пневматикадан ату, теннис буенча ярышсак, ә 10нчы декабрьдә шашкалар буенча кызу көрәш булды. Кызык иде. Уен 4 сәгать буе кызганнан-кызды. Нәтиҗәдә 17 мәктәп арасында лаеклы 3 нче урын яуладык. Менә дигән нәтиҗә!
Спартакиаданың өченче йомгаклау этабында эстафета һәм котлау булды. Без - молодцы!
Бүләкләү тантанасын Федерация Советы сенаторы Петр Тултаев һәм Рузаевка районы җитәкчесе Александр Юткин үткәрде.
Сания САЛЯЕВА















