«Антитеррорның кыска метры» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
10 декабрьдә Мордовиянең А.С.Пушкин исемендәге милли китапханәсендә «Антитеррорның кыска метры» мәгариф оешмалары медиатөркемнәре һәм медиаүзәкләре арасында иң яхшы террорчылыкка каршы контентка Бөтенроссия конкурсакция җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Конкурс Ватан Геройлары көненә багышланган иде.
Аның максаты яшьләрдә традицион Россия рухиәхлакый кыйммәтләре нигезендә террорчылыкка каршы дөньяга караш, террорчылык идеологиясен кабул итмәү һәм аны пропагандалауга тотрыклылык формалаштыру булды.
Иҗади бәйгедә Россиянең 7 төбәгеннән - Мордовия, Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Пенза һәм Ульяновск өлкәләреннән 300дән артык кеше катнашты. Йомгаклар буенча 22 конкурс эше иң яхшылар дип танылды.
Бүләкләү тантанасында иң яхшы эшләрнең авторларын Россия Юстиция министрлыгының Урта Идел институты филиалы (Средне-Волжский институт (филиал) ВГУЮ (РПА Минюста России)) директоры Галина Кулешова сәламләде.
Гран-при ияләренә дипломнарны Мордовия Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире (Отде
л по обеспечению деятельности Антитеррористической комиссии в Республике Мордовия Администрации Главы РМ и Правительства РМ) Сергей Шамин тапшырды.
«Терроризмның дине һәм милләте юк» номинациясендә Гран-прины Санкт-Петербург институты (филиалы) ВГУЮ (РПА Минюста России) көллиятенең «Куркынычсызлык һәм хокук лабораториясе» студентлар берләшмәсе авторлары коллективы алды.
«Террорга каршы геройлар» номинациясендә Гран-прига Ковыл-кино районы Краснопресненский урта гомуми белем бирү мәктәбе филиалы- Мамолаевка урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Карина Кузнецова лаек булды.
«Террорга каршы геройлар» номинациясендә Гран-при Зубово-Поляна районы Явас урта гомуми белем бирү мәктәбеннән информатика укытучысы Алексей Автайкинга (фотода) тапшырылды.
Тантанада «Террорчылыкка каршы Геройлар», «Террорчылыкның дине һәм милләте юк», «Исән калу өчен белергә» һәм «Куркусыз яшә» кебек конкурсның төрле номинацияләрендә мәктәп укучылары һәм белем бирү оешмаларының тулы коллективлары беренче, икенче һәм өченче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр. Бүләкләүләр концерт номерлары белән бергә үрелеп барды.
Наилә НАСЫРОВА














