Саранскта Артист йорты ачылды 6+
Шәһәр халкына күбрәк «Россия» к/т дип билгеле булган Саранск визуаль сәнгать үзәге базасында Артист йорты ачылды. Аның беренче кунаклары тирә-як мәктәп укучылары һәм музыка училищесы студентлары булды.
Артист йортында җыелганнарны Мордовия Республикасы Главасы Артём Здунов исеменнән Республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Галина Алексеевна Лотванова яңа мәдәни үзәк ачылу белән котлады.
- Профессиональ һәм үзешчән башкаручыларны иҗади тормышка ашыру өчен пространство барлыкка килүе бик яхшы, - дип билгеләде Галина Алексеевна. Һәм Артист йорты эшчәнлегендә бернинди формальлек булмавын, сәхнә осталары биредә яшьләр белән тәҗрибә уртаклашуларын, үзләрен күрсәтергә теләүчеләр үз идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлеге алуларын теләде.
- Артист йортының төрле яшьтәге кешеләрне җәлеп итүе мөһим. Эшләгез, кыюланыгыз, яңа офыклар ачыгыз! Биредә һәркемгә уңайлы булсын, - диде Галина Алексеевна Лотванова.
Театр сәнгатенең республика бү-леге җитәкчесе Владимир Шарапов киләсе елда театр сәнгатен тудыручы төрле һөнәр ияләрен берләштерүче иҗтимагый оешма - РФ Театр эшлеклеләре берлегенә 150 ел тулуын искәртте. Һәм Россиянең халык артисты Владимир Машков, Гомумроссия СТД җитәкләүче, ил төбәкләрендә Артист йортын ачу инициативасы белән чыккан тәкъдим Россия Президенты Владимир Путинның хуплавын әйтте. Артист йорты эксперименталь куелышлар ясау һәм халыкка күрсәтү мәйданчыгы буларак та, белем бирү курслары, мастер-класслар, сәхнә осталары белән очрашулар үткәрү өчен мәдәни үзәк буларак та уйланыла.
Саранск Артист йорты тормышындагы беренче вакыйга - язмышы Мордовия рус драма театры белән тыгыз бәйләнгән Мордовиянең халык артисты Николай Большаков белән шәһәр халкының иҗади очрашуы булды.
Ә рәсми тантанага сәгать ярым кала «Россия» к/тның беренче катындагы холлда балалар әкияти сихерчене һәм төлкене уратып алдылар. Күршедә балалар театр курчакларының төрле төрләре белән идарә итү серләрен үзләштерделәр һәм рәссам-бутафорлар ярдәмендә Яңа ел открыткалары ясадылар. Икенче кат фойесында Мордовия рус драмасы актерлары җитәкчелегендә яшүсмерләр кылыч белән фехтовкаларга һәм импровизацияләнгән сәхнәдә бер-берсе белән аралашырга өйрәнделәр. Укучылар арасында аеруча популяр бутафор киемнәрен киеп, видеокамерада берәр танылган әсәр сәхнәсен уйнарга мөмкин иде.
(Фото - с официальной страницы Русского драматического театра РМ в ВКонтакте)
















