«Cу нинди төстә?» китабының презентациясе үтте
Мордовия Республикасының атказанган шагыйре Геннадий Сергеевич Гребенцовның Казанда татар телендә чыккан «Су нинди төстә?» («Какого цвета вода?») китабының презентациясен А.С.Пушкин исемендәге китапханәнең милли һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре оештырган.
Китап 2025 елда Татарстан китап нәшрияты тарафыннан танылган шагыйрь, язучы, Татарстан һәм Россия Журналистлар берлеге әгъзасы Ленар Миннемөһим улы Шәехов (Ленар Шәех) тарафыннан татарчага тәрҗемә итеп басылып чыга. Китапка балалар өчен хикәяләр кертелгән.
Чарада республиканың мәдәният хезмәткәрләре, әдәби, фәнни җәмәгатьчелеге, милли газета-журналлар вәкилләре, Саранск шәһәре рухи-мәдәни үзәк хезмәткәре Абдурахман-хазрәт Сабитов, Саранск һәм Ләмберә районы мәктәбе укучылары, Рима Фатих кызы Байгельдина җитәкчелегендә Татар Тавла авылы китапханәсе, үзенең коллективы белән Иркәм Мансур кызы Заликова, Рузаевка районы Татар Пешлә авылы «БИТ21» китапханәсе җитәкчесе Леана Наиль кызы Чавкина белән китапханәнең әйдәп баручы белгече Ләйлә Рафаиль кызы Саляева, шагыйрьнең иҗатын хөрмәт итүчеләр катнашты.
Презентация балалар язучысының иҗаты турында «Пушкинка» китапханәчеләре чыгышлары белән башланып китте. Аннары Мордовия Республикасының атказанган шагыйре Геннадий Сергеевич Гребенцов тамашачыларны биографиясе һәм язучылык эше белән таныштырды. Язучының иҗатын яратучылар чыгышларында авторның гади, аңлаешлы, халыкчан, юмористик телен шигырьләрендә, хикәяләрендә, әкиятләрендә һәм пьесаларында булуын билгеләп үттеләр.
Презентация зур әдәбият дәресе рәвешендә узды: ул берничә тапкыр «музыкаль тәнәфесләр» белән үрелеп барды. Яңа китап чыгуы белән язучыны Мордовия музыка интернат-мәктәбендә белем алучы талантлы яшь баянчы Матвей Матвеев (педагогы А.Н.Гурьянов), Л.П.Кирюков исемендәге Саранск музыка училищесы студент-гитарачылары Арина Самаркина белән Елизавета Раздобарова музыкаль котладылар. Иркәм Мансур кызы Заликова һәм «Ламзурь» халык фольклор-этнография ансамбле катнашучылары башкаруында татар, мордва телләрендә җырлар бик матур яңгырады. Шулай ук Саранск шәһәре 11 урта мәктәбе белән Ләмберә районы укучылары аның шигырьләрен рус, әрзә, татар телләрендә сәнгатьле укыдылар. Презентациядә чыгыш ясаучылар Геннадий Сергеевичның иҗаты балаларның төрле сорауларына җавап биреп, аларда әхлакый-этик сыйфатлар, кешеләргә хөрмәт хисе, хезмәткә мәхәббәт, тыйнаклылык тәрбияләүләрен билгеләп үттеләр.
Чара турында фикерләре белән Ләмберә районы Татар Тавла авылы китапханәсе җитәкчесе Рима Фатих кызы Байгельдина уртаклашты. Рима Фатих кызы болай ди:
- Мордовиянең атказанган шагыйре Геннадий Гребенцовның «Су нинди төстә?» хикәяләр җыентыгы әрзә телендә
язылган һәм хәзер татар теленә Татарстан язучысы Ленар Шәех тарафыннан тәрҗемә ителгән. Геннадий Сергеевич - балалар язучысы, аның хикәяләре һәм шигырьләре балалар тарафыннан җиңел кабул ителә. Ә презентациягә килгәндә, очрашу бик кызыклы үтте: язучы турында тулы мәгълумат алдык, «Су нинди төстә?» китабы белән якыннан таныштык; рус, татар, мордва телләрендә шигырьләр укыдылар һәм җырлар җырладылар.
Геннадий Сергеевич бу китапны безнең китапханәгә бүләк итте. Әлеге китап үз укучысын табар дип өметләнәбез. Авторга яңа басмалар, киләчәктә иҗади уңышлар, кызыклы темалар һәм сюжетлар телим.
А.С.Пушкин исемендәге китапханәнең милли һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән Геннадий Сергеевич Гребенцовның әдәби иҗаты һәм тормыш юлы турындагы китап күргәзмәсе һәм презентациясе кунакларда зур кызыксыну уятты. Балалар китабы бәйрәме якты, тантаналы, музыкальәдәби кичә буларак үтте.
Наилә НАСЫРОВА















