Тагы бер схема буенча алдарга тырышалар
Мошенниклар үз корбаннарының виртуаль образларын куллана башлаганнар.
Яңа схема сценарие буенча, кешеләр үзләренең смартфоннарында бу образларны үзләре тудыра. Мошенниклар кешегә телефоннан яки мессенджердан шалтыраталар һәм аның акчаларын кемдер урларга омтыла дип раслыйлар.
Акчаны куркынычсызландыру өчен, ашыгыч рәвештә телефонда янәсе Үзәк Банкның кушымтасын урнаштырырга күндерәләр. Бу кушымта исемнәренең вариантлары төрле булырга мөмкин. Кушымта куелганда, мошенниклар җайланмадан файдалануны тыя. Ә кушымтаны урнаштырганнан соң эшләтеп җибәрергә, үз картасын телефонга кертергә һәм «регулятор кушымтасында авторизация» сылтавы белән банктан раслау кодын кертергә дә сорыйлар.
Чынлыкта мошенниклар ачыкларга сораган кушымта корбанның банк картасының виртуаль образын тудыра. Контактсыз технологиягә ярдәм итүче банкоматларда акча алу өчен алар аны үз телефоннарында читтән торып кулланалар. Ягъни, чит кешенең банк картасы урынына алар үз смартфонын банкоматка куялар.
Нәрсәне истә тоту мөһим: ят кешеләр үтенече буенча бернинди кушымталар яки программалар йөкләмәгез һәм кушымталарны, шул исәптән банк кушымталарын да, кемнең дә булса таләбе буенча кулланмагыз. Һәм әлбәттә, чит кешеләргә шәхси һәм финанс мәгълүматларын, алар нинди генә сылтау белән белергә тырышсалар да, хәбәр итәргә ярамый. Әгәр акчаның саклануына шикләнәсез икән - Банкның рәсми сайтыннан яки картаның икенче ягыннан кулдан номер җыеп, үз банкыгызга шалтыратыгыз.
Яңа схема буенча картагызның виртуаль образларын булдырмау өчен сак булыгыз һәм моның турында якыннарыгызга, бигрәк тә өлкәннәргә сөйләгез.