2025 елның 10 февралендә, Мордовия башлыгы Артём Здунов инициативасы белән «Герои среди СВОих» программасын эшләтеп җибәрү кысаларында, республиканың матбугат үзәгендә брифинг узды. Анда спикерлар теркәлү башлану турында игълан иттеләр һәм беренче катнашучыларда туган мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Чараның спикерлары Мордовия Республикасы башлыгы администрациясе һәм Мордовия Республикасы Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Елена Семелева, Мордовия Республикасы Дәүләт Җыелышы рәисе урынбасары, программаның Эксперт советы рәисе Наталья Долматова, шулай ук СВО ветераны Сергей Пронькин иделәр.
Брифингта Мордовия Главасы Артём Здунов мөрәҗәгате экранда яктыртылып торды. Анда болай диелгән: «Кадерле дуслар, көрәштәшләр! Без республикабызда «Герои среди СВОих» программасын эшләтеп җибәрәбез, аның нигезе «Время героев» президент программасы булды. Якын арада ветераннарыбыздан һәм гамәлдәге махсус операция сугышчыларыннан гаризалар җыя башлыйбыз. Сайлап алынганнар яңадан әзерлек узарга, идарә итү күнекмәләрен көчәйтергә һәм киләчәктә Мордовия үсешенә үз өлешләрен кертергә мөмкинлек алачаклар. Геройларыбызга һөнәри юлларында гына түгел, республика хакимияте органнарына, предприятиеләренә эшкә урнашуда да ярдәм итәчәкбез.
Кадерле Мордовия сугышчылары, илнең чын патриотлары - «Герои среди СВОих» программасы сезнең турыда һәм сезнең өчен! Мөмкинлекне кулдан очкындырмагыз - сез туган якка кирәк!»
Программаның максаты: Мордовия Республикасы дәүләт, муниципаль хакимият органнарында, дәүләт, иҗтимагый оешмаларда һәм икътисадның башка өлкәләрендә эшләү өчен махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасыннан квалификацияле, компетентлы кадрлар әзерләү.
««Герои среди СВОих» проекты конкурсында теләсә кайсы сугышчы, гамәлдәге һәм махсус хәрби операция ветераны да катнаша ала, - дип ачык-лык кертте Елена Семелева. - Конкурста катнашуга гаризаны карау берничә этапны күздә тота. СВО зонасында булганнар өчен «җиңелләштерелгән» анкета варианты каралган. Алар өчен шулай ук берничә этапны узуның дистанцион форматы булачак. Заявка бирү өчен проект сайтына күчәргә һәм «заявка калдырырга» бүлеген сайларга кирәк. Аннары шәхси профиль булдырырга, анкета тутырырга, һөнәр өлкәсен күрсәтергә, тест узарга һәм кыскача эссе язарга. Һәр этапны уңышлы узган очракта шәхси кабинетта яңа бүлекләр ачылачак. Проект өч өлештән тора: заявка бирү, конкурс нигезендә сайлап алу, укыту һәм остазлар белән стажировка узу. Махсус хәрби операция ветераны Сергей Пронькин катнашуга гариза калдырган инде. Ул анкета тутыруның кыенлыклар тудырмавын раслады; иң мөһиме - интернетка тоташу һәм бераз вакыт анда булу ди».
«Герои среди СВОих» программасы республика предприятиеләрендә, шулай ук дәүләт хакимияте органнарында һөнәри әзерлек һәм эшкә урнашу мөмкинлеген тәкъдим итә. Наталья Долматова теркәлү башланганнан бирле беренче сәгатьләрдә 49 анкета килүен өстәде.
«Бу программаның тыныч тормышка кайткан һәм тиздән әйләнеп кайтачак егетләр өчен кирәкле булуын күрсәтә. Социаль адаптация, һөнәри үз-үзеңне камилләштерү һәм тормышның яңа этабында үзеңне эзләү бик мөһим - шуның өчен шундый әһәмиятле һәм кирәкле төбәк программасы эшләтеп җибәрелде дә инде», - дип билгеләп үтте Мордовия Республикасы Дәүләт Җыелышы рәисе урынбасары.
Программада катнашу өчен теркәлү узган СВО ветераны Сергей Пронькин брифингта болай дип сөйләде: «Программа кешеләргә киләчәккә юл ача, үз тәҗрибәңне Мордовия файдасына кулланырга мөмкинлек бирә. Теркәлү вакытында кыенлыклар булмады. Теркәлү формасы - гади анкета. Укуны көтәм: үз йортыңа - Мордовиягә файда китерү һәрвакыт күңелле.»
Исегезгә төшерәбез, программага теркәлү 10 февральдән башланды, ә беренче уку сессиясе 1 июльдә башланачак. «Герои среди СВОих» программасы ил мәнфәгатьләрен яклаучыларга ярдәм итәргә генә түгел, ә аларга тыныч тормышка җайлашырга да ярдәм итәргә тиеш. Ул Мордовиянең киләчәген формалаштыруда мөһим адым булачак, безнең геройларга төбәк тормышында актив катнашу мөмкинлеге бирәчәк.
«Герои среди СВОих» проекты турында актуаль мәгълүмат мәйданчыклары да бар: Телеграмм: https://t.me/geroisvomordovii. Сайт: https://geroi.e-mordovia.ru/

Наилә НАСЫРОВА