Агач – җимеше белән, ке-ше - эше белән. Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи, дип халык юкка әйтмәс. Чыннан да, янәшәбездә тырыш хезмәтләре белән гомер кичерүче халкыбыз белән данлы без.
Кеше хезмәте белән бә-хетле. Һәр кеше хезмәтен яратып, һәр эшне тырышып, җиренә җиткереп башкарса, эшләгән эшеннән тәм таба һәм нәтиҗәсен күреп сөенә. Шундыйларның берсе Муся кызы Халимә Абдрашитова. Ул 1932нче елның 20нче декабрендә Мордва АССРның Инсар районы Яндовище авылында туа. Балачактан ук хезмәтнең тәмен белеп үсә, чөнки алты балалы гаиләдә күп эшләргә, күп тырышырга туры килә. Аның әтисен, Муся Алим улы Алыковны (1905 елда туган), 1942нче елда Бөек Ватан сугышына алалар. Ул Ленинград янында барган каты сугышларның берсендә батырларча һәлак була. Ә Халимәнең әнисе, Хәерниса Исмәгыйль кызы, зирәклелек һәм эш сөючәнлек күр-сәткече булган. Колхозларында көндез эшләсә, төннәрен Бөек Ватан сугышындагы солдатларыбызга носки, бияләйләр бәйләгән. Шул ук вакытта, кызлары Хәлимә белән Зәйдәне дә тиешле тәрбия биреп үстергән, тик Зәйдә иртә бакыйлыкка күчкән.