Башлангыч сыйныф укучылары атналыгы үткән
Дубенка районы С.И.Дергачев исемендәге Кочкурово урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларының «Сыйныфлар атналыгы» үткән.
Беренче көнендә «Уйла, тикшер, яз! » конкурсы узган. Рус теленнән Кочетков Николай, Богданова Амаль, Богданова Ясминә җиңүчеләр булганнар.
«Иң яхшы каллиграф» - Манякова Эльмира, Богданова Амина, Богданова Амаль.
«Иң яхшы математик» конкурсында Адмайкин Валентин, Колесанов Антон, Богданова Ясминә, Богданова Амаль - җиңүчеләр.
«Иң яхшы укучы» конкурсында Манякова Эльмира, Наумкин Николай, Романова Земфира җиңүчелекне яулаганнар.
«Иң яхшы көндәлек» конкурсында Кочетков Николай, Богданова Ясминә, Мусин Абдулла – беренчеләр.
Бу чараларны башлангыч сыйныф укытучылары әзерләгән. Алар – Т.А.Афонькина, Н.М.Ермошкина, Р.В.Хәмидуллова.
Барлык укучылар грамота һәм дипломнар белән бүләкләнгәннәр.