Зинһар, алданмагыз!
Мошенниклар яңадан-яңа алдау юллары таба. Шулай, Мордовия районнарында почта ящикларына брендлы духи пробниклары салып калдыралар. Аны ачкан кеше хәтта аңын да югатырга мөмкиннәр.
Мордовия Республикасында телефон аша караклык очраклары ешайды, җинаятьчеләр үзләрен «Мордовэнерго» электр энергиясе компаниясе хезмәткәрләре итеп күрсәтәләр.
Төбәк халкына электр энергиясе счетчикларын ашыгыч рәвештә алыштыру кирәклеге турында хәбәр итәләр, ә баш тарткан очракта электр белән тәэмин итүне сүндерү белән яныйлар.
«Мордовэнерго» энергетиклары кисәтә: җинаятьчеләр киләчәктә законсыз максатларда файдалану өчен халыкның шәхси мәгълүматларын алу максатында эш итә. «Россети Волга» компаниясе искә төшерә: Энергетиклар 522-ФЗ номерлы Федераль закон кысаларында счетчикларны челтәр оешмасы хисабына алыштыралар; сүндерүләр рәвешендәге санкцияләр каралмаган. Кулланучы өчен исәпләү приборларын алыштыру процедурасы түләүсез. Федераль закон нигезендә барлык чыгымнарны электр челтәре оешмасы үз өстенә ала. Кулланучылар исәпләү приборының үзен дә, аны урнаштыруны да, хезмәт күрсәтүне дә түләми. Шул ук вакытта яңа исәпләү приборларын монтажлау буенча белгечләр абонент ягыннан шәхси мәгълүмат бирүне таләп итми. Мошенниклар корбаны булмас өчен, сезнең шәхси мәгълүматларыгызны, шулай ук смс кодларын, парольләрне һәм код сүзләрен беркемгә дә хәбәр итмәгез.
Әле тагы бер яңа алдау ысулы тапканнар. Мәсәлән, Саранск кешесе Мордовиядә яшәүчеләрдән туганнарының каберләрен төзек-ләндерү сылтавы белән акча урлауда гаепләнә.
2023 елның җәендә җинаятьче бушлай белдерүләр сайтында каберләрне төзекләндерү буенча хезмәтләр күрсәтү турында хәбәр урнаштырырга карар кылган. Басмага ике җирле кеше җавап биргән, алар аңа эш башкарган өчен 60 мең сумнан артык акча биргән. Хезмәт күрсәтүне көтеп тә тормыйча, зыян күрүчеләр полициягә мөрәҗәгать иткәннәр. Уздырыла торган чаралар барышында җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре җинаятьченең шәхесен ачыкладылар. Аңа карата җинаять эше кузгатылган, читкә китмәү турында язылу рәвешендә чик кую чарасы сайланган. Әмма тикшерү барышында ир-ат хокук сак-лау органнарыннан кача башлый һәм Мордовия территориясеннән китә, шуннан соң федераль эзләүгә игълан ителә.
2024 елның мартында тапшырылган ориентировка буенча ул Мәскәү өлкәсенең Химки шәһәрендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган, анда ул җинаять җаваплылыгына тартылудан мкуркып, танышында яшәгән. Фигурант Мордовиягә китерелгән. Хәзерге вакытта җинаять эше судка җибәрелгән.