Кышкы каникуллар вакытында сакланырга кирәк
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Матбугат үзәгендә Кышкы каникуллар вакытында балалар куркынычсызлыгын профилактикалауга багышланган матбугат конференциясе узды.
Чарада Мордовия эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм иҗтимагый элемтәләр бүлеге башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Светлана Холодкова, Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте кагыйдәләре эшчәнлеген оештыру бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Алексей Киреев, республика Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре полиция капитаны Ольга Аносова, Россия тикшерү комитетының Мордовия Республикасы буенча тикшерү идарәсе вәкиле Наталья Афанасьева, шулай ук ведомство каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Максим Захаров катнашты. Чараны ачып, Алексей Киреев, кагыйдә буларак, каникул вакыты җитү белән яшүсмерләрнең бик күп буш вакыты барлыкка килүен билгеләп үтте.
Берникадәр дәрәҗәдә барысы да ата-аналар контроле мөмкинлеге булмау белән катлаулана. «Каникуллар безнең балаларга файда булсын һәм тискәре хәлләр белән караңгыланмасын өчен, аларның ялын дөрес оештыру кирәк. Өлкәннәр, һичшиксез, балалар белән аңлату эшләре алып барырга, шул исәптән хокукка каршы гамәлләр өчен җаваплылык, шулай ук нинди дә булса штаттан тыш хәлләрдә эш итү алгоритмнары турында сөйләргә тиеш, - диде ул. - Тимер юл транспорты объектларында, сулыкларда, җәмәгать урыннарында, шулай ук пиротехник әйберләрдән файдалану кагыйдәләрен аңлатырга кирәк. Урамда яки җәмәгать урыннарында табылган банк картасының шәхси максатларда кулланылмавы фактын игътибарсыз калдырмаска».
Моннан тыш, спикер балигъ булмаганнарга экстремаль ситуациядә ничек дөрес эш итәргә һәм баланың үз адресын, ата-аналарының һәм ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын белүенә инанырга тәкъдим итте. Чара барышында юл куркынычсызлыгына аерым басым ясалды. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре Ольга Аносова сөйләгәнчә, агымдагы елның 11 аенда балигъ булмаганнар катнашында 79 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 10 яшүсмер һәлак булган һәм төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Ул республикада яшәүче яшьләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгын искәртте. «Балалар белән әңгәмә корырга һәм аларга юл куркынычсызлыгының гади кагыйдәләре турында искә төшерергә кирәк – беркайчан да светофор сигналларын игътибарсыз калдырмаска, машина юлы аша моның өчен билгеләнгән урыннарда үтәргә һәм машина юлы янында уйнарга ярамый. Моннан тыш, яктылыкны кире кайтара торган элементларны балалар киемнәрендә кулланырга кирәк, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында һәм күрү мөмкинлеге җитәрлек булмаган шартларда, балалар юлда йөртүчегә күренеп торсын өчен», - дип ассызыклады ЮХИДИ (УГИБДД) вәкиле. Аннары ул ата-аналар үз балаларының игътибарын таудан машина юлына шууның ярамавына һәм мондый күңел ачуларның нәтиҗәләренә юнәлтергә тиеш, дип өстәде.
Эчке эшләр министрлыгының ОИиОС МВД җитәкчесе Светлана Холодкова баланы дөрес һәм куркынычсыз тәртипкә өйрәтү өчен үзләренә тиешле үрнәк күрсәтергә кирәк, дип ассызыклады. Шулай ук яшүсмернең кайда һәм кем белән вакыт үткәрүен белү мөһим. «Кышкы каникуллар вакытында Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны һәм алар катнашындагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы турында хәбәр итәсем килә», - дип билгеләп үтте ул.
Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе җитәкчесенең өлкән яр-дәмчесе Наталья Афанасьева бил-геләп үткәнчә, кышкы чорда урамда булганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Температура үзгәрү, кар явып боз барлыкка килүгә һәм йортлар түбәсеннән кар төшүгә китерә, шуңа бәйле рәвештә куркыныч участокларның киртәләре артына кермәскә, йортларның стеналарына һәм подъездларның козырекларына якын килмәскә тырышырга кирәк. Игътибар ителгәнчә, махсус җиһазландырылган тауларда гына шуарга мөмкин. Таулардан җиһазландырылмаган урыннарда, юл янында шуу куркыныч һәм төрле җәрәхәтләр алуга китерергә мөмкин. Очрашу азагында спикерлар көтелмәгән хәл булганда, бу турыда ашыгыч хезмәтләр телефоны аша 01, 101 яки 112гә хәбәр итәргә кирәклеген искәрттеләр.
Н.ХӘЛИЛ