Җиңүне бергә үрәләр
Битараф булмаган хатын-кызлар өчен чит балалар юк, шуңа күрә көн саен Мордовиянең төрле-төр-ле почмакларында махсус хәрби операция зонасында булган егетләр өчен маскировка челтәрләре үрәләр, гуманитар ярдәм күрсәтәләр.
Ләмберә районы Татар Тавла төп мәктәбе сизгер һәм ярдәмчел укучылары гуманитар ярдәм җыю кысаларында хәрбиләргә ярдәмнәре чын патриотизм үрнәге. Мәктәп зур изге эш урынына әйләнгән. Уртак тырышлык белән укучылар, педагоглар һәм ата-аналар Ватаныбызны фронтта саклаучылар өчен гуманитар ярдәм җыйганнар. «Батырлык тартмасы» хәйрия акциясендә дә актив бул-ганнар. Болар ярдәм акцияләре генә түгел, бу безнең барыбызның да тынычлыгы өчен үз гомерен куркыныч астына куйган һәр солдатка безнең уртак кайгыртучанлыгыбыз һәм рәхмәтебезнең чагылышы.
Ә Инвалидлар көненә багышланган «Без яшәгән дөнья» акциясе кысаларында Татар Тавла авылы җитәкчесе Рафик Исмәгыйль улы Абузяров, авыл китапханәсе мөдире Рима Фатих кызы Байгельдина, авыл клубы мөдире Зухра Равил кызы Абузярова, авыл активы белән берлектә, патриотизм һәм ихтыяр көче өчен Илгиз Рәшит улы Абдюшевка (күрү сәләте буенча инвалид) рәхмәт белдерәләр. Рәшит улы Илгиз беренчеләрдән булып волонтер була, физик чикләүләренә карамастан, ул көн саен диярлек авыл клубы бинасында маскировка челтәрләре үрешә. Рафик Исмәгыйль улы Абузяров аңа, күрсәткән ихтыяр көче һәм Ватанны саклаучылар өчен ярдәме өчен, Рәхмәт белдергән һәм Илгиз Рәшит улы Абдюшевка Сарансктагы Рухи-Мәдәни үзәк атап җибәргән бүләк белән бергә Татар – Тавла авылы администрациясе истәлекле бүләген тапшырган.
- Физик җитешсезлек күңел төшен-келегенә сәбәп түгел, - ди Рәшит улы Илгиз.
Ул тулы тормыш белән яши һәм һәр көненә шатлана: республика өлкәсен-дә оештырылган чараларда актив катнаша, ә спорт өлкәсендәгеләрдә (армреслинг, өстәл теннисы) - берен-челәр рәтендә.
Яңа ел алдыннан шул ук районның Черемиш төп мәктәбе укучылары, ата-аналары һәм укытучылары тарафыннан махсус хәрби операция зонасында булган егетләр өчен җыелган гуманитар ярдәм - чәй, оекбашлар, азык-төлек, тәм-томнар, хатлар һәм 6 100 сум күләмендә акча юллаганнар. Битараф булмаган якташларына кайгыртучанлыклары һәм ярдәм итүләре өчен чын күңелдән рәхмәт: әлеге ярдәм һәм җылы сүзләр безнең егетләр өчен бик мөһим, читтә калмаган һәркемгә рәхмәт, диләр оештыручылары.
Урнашылган гадәт буенча, Дубенка районы Ломат авылының туган якны өйрәнү музеенда, Мязидә Якуб кызы Муракаева җитәкчелегендә Рәзимә Таиб кызы Рахметуллова, Наилә Сабир кызы Рустамова, Тякия Абдулхак кызы Мусина, Сафия Хамзә кызы Филлипова, Танзилә Айса кызы Пикеева, Фавзия Бари кызы Мусина, Альмира Бари кызы Раимова, Газимә Фәрит кызы Фахретдинова, Мәуза Ибрагим кызы Хабибуллова маскировка челтәрләрен үрүне дәвам иттерәләр. Алар үргән һәр маскировка челтәре - ул тукыма кисәге генә түгел, бу тормышны коткару, безнең Ватанны саклаучы сугышчыларыбызга ярдәм. Көннән-көн ярдәмнең төрлеләре арта бара.
Ничә ел беррәттән, Мордовиянең башка районнары кебек үк, Кадошкино районы махсус хәрби операциядә катнашучыларга зур ярдәм күрсәтә. Битараф булмаган кешеләр бергәләп маскировка челтәрләре һәм костюмнар үрәләр, коры ашлар әзерлиләр, безнең балаларга җибәрү өчен башка гуманитар ярдәм җыялар. Шулай, Ла-тышовка урта мәктәбенең озайтылган көн группа укучылары, ГПД тәрбиячесе Наҗия Фәрит кызы Вяльшина җитәкчелегендә, СВО сугышчылары өчен маскировка челтәрләре үрү акциясендә актив катнашалар. Ә Большие Поляны авылы җирле мәдәният йортында көн саен тукыма кыштырдавы, тупланып сөйләшкән тавышлар, татар телендә җырлар яңгыравы ишетелә. Авыл халкы бер мөһим максат - СВОда катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үрү өчен берләшкән. Изге эштә яше-карты катнаша. Битараф булмаган хатын-кызлар, ир-атлар челтәр үрә, ә Рафаэль Ибраһим улы Долотказин үзенең авто-транспортында Кадошкинога бушлай челтәрләр, гуманитар ярдәм ташый. Төркемдә катнашучылар үрү белән генә шөгыльләнмиләр. Аларның эшендә тагын бер юнәлеш - акча җыю һәм шул акчага гуманитар ярдәм итү. Алар, махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен, җыелган шәхси иганә акчаларына, кирәкле бөтен нәрсәне сатып алалар. Авылдан азык-төлек, медикаментлар рәвешендә ярдәм берничә мәртәбә җибәрелгән. Бу эштә Большие Поляны авыл администрациясе һәм авыл кешеләре даими рәвештә зур ярдәм күрсәтәләр. Ә тагын алар коры ашлар әзерләүчеләргә булышалар - үз бакчаларында үс-терелгән бәрәңге, яшелчәләрне Кадошкинога илтәләр. Төркемдә катнашучылар «Фронтка ярдәм өчен» медале белән бүләкләнделәр. Ике ел дәвамында төркемгә хәрби частьлардан Рәхмәт хатлары, төрле грамоталар тапшырылган.
- Ышанабыз һәм беләбез: җиңү безнең кулда булачак! Сугышчыларыбызга тизрәк өйләренә кайтуларын телибез! Ә хәзергә үз эшебезне дәвам итәбез, - диде Большие Поляны авылында гомер итүче Адилә Закир кызы Альмяшева. Шулай булачагына барыбыз да ышана.
Наилә НАСЫРОВА















