Joomla TemplatesWeb HostingWeb Hosting
Архив газет
Мнение читателей
Какие темы в газете вам наиболее интересны?
 
Календарь


№51 от 28.12.2022

Торбеево районында тавыклар да авырый башлаган

Инде декабрь – ноябрь айларының берничә атнасы рәттән Торбеево районында яшәүчеләрнең кош-кортның күпләп үлүе борчу уята.Күпчелек торак пунктлардагы ярдәмче хуҗа-лыкларда тавыклар саны кискен кимеде. Кошлар һәлак булуга нәрсә сәбәп булды һәм бу авыруны ничек туктатырга дигән сорауга Торбеево ветстанциясе баш табибы Юрий Киселев җавап кайтарган:- Без квартал саен мониторинг тикшеренүләре үткәрәбез. Бүген күп кенә хуҗалыкларда тавыклар бактерия характерындагы «аринготрахеит» дип аталган авырудан үлә. Бу тавык отрядындагы кошларның кискен йогышлы сулыш авыруы, трахеяның катараль-геморрагик ялкынсынуы, борын куышлыгы, авыр сулыш һәм йөткерү белән характерлана. Бу авыру сезонлылар рәтенә керә; ул һава торышының үзгәрүе белән бәйле.

 

Пензятка авылында почта бүлеге ремонтлана

Авылларда почталарны модерни-зацияләү Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча алып барыла.
Ләмберә районы Пензятка авылының почта элемтәсе бүлеге бинасына күптән капиталь ремонт кирәк булган. Хәзерге вакытта объектны капиталь ремонтлау ахырына якынлаша, алда тантаналы ачылу. Ләмберә региональ сайлау округы буенча Мордовия госсобрание депутаты Надия Харис кызы Заликова җитәкчелегендә «Партия десанты» төзекләндерелә торган бинаны карады һәм башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде.

 

Дарина Кильдеева - конкурс җиңүчесе

26 декабрьдә Идел буе фин-угор халыклары мәдәният үзәге хезмәткәрләре «Иң яхшы Яңа ел этно-уенчыгы» республика иҗади эшләр конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. Чара И.Д.Воронин исемендәге Мордовия Республикасының туган якны өйрәнү музеенда узды. Зур актлар залына конкурсантларның уенчыклары белән бизәлгән этник чыршы куйганнар.

 

Яңа елны каршылаганда

Яңа ел бәйрәмнәрен күңелле үткәрү өчен алдан әзерләнергә кирәк. Нәкъ шул максат белән Ромоданово районы Алтар мәдәният йортында «Тылсымлы шкатулка» дигән мастер-класс узган.
Суыткычның агач таягы - оригиналь әйберләр ясау өчен бик тә яхшы материал.Төрле туңдырма продуктлары таякчыклары бизәлеш элементы гына түгел, файдалы функцияләр дә башкара ала. Стаканның матурлатылган төпләре, вазалар, подставкалар – бу туңдырма таякларыннан ясалган барлык төрләре түгел. Мастер-класста катнашучылар шкатулканы ничек җиңел һәм матур итеп ясап була икәнен белгәннәр; алар якыннарына Яңа елга бүләк итә алачаклар.

 

Концерт Фирдуса Тямаева в РДК 6+

10 января 2023 года на сцене Республиканского Дворца культуры состоится концерт Заслуженного артиста Республики Татарстан - Фирдуса Тямаева.
Долгожданная концертная программа самого позитивного, жизнерадостного и зажигательного певца татарской эстрады не даст усидеть на месте. Поклонников творчества Фирдуса ожидает шоу, наполненное горячими, свежими хитами и его главными песнями.

 
Еще статьи...

Колонка гл. редактора

Колонка главного редактора

На верной стороне истории

Гости
Сейчас 63 гостей онлайн
Счетчик посетителей
mod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_counter
mod_vvisit_counterСегодня1495
mod_vvisit_counterВчера3299
mod_vvisit_counterНеделя21071
mod_vvisit_counterПрошлая неделя14964
mod_vvisit_counterМесяц4794
mod_vvisit_counterПрошлый месяц72782
mod_vvisit_counterВсего4897625