Торбеево районында тавыклар да авырый башлаган
Инде декабрь – ноябрь айларының берничә атнасы рәттән Торбеево районында яшәүчеләрнең кош-кортның күпләп үлүе борчу уята.Күпчелек торак пунктлардагы ярдәмче хуҗа-лыкларда тавыклар саны кискен кимеде. Кошлар һәлак булуга нәрсә сәбәп булды һәм бу авыруны ничек туктатырга дигән сорауга Торбеево ветстанциясе баш табибы Юрий Киселев җавап кайтарган:- Без квартал саен мониторинг тикшеренүләре үткәрәбез. Бүген күп кенә хуҗалыкларда тавыклар бактерия характерындагы «аринготрахеит» дип аталган авырудан үлә. Бу тавык отрядындагы кошларның кискен йогышлы сулыш авыруы, трахеяның катараль-геморрагик ялкынсынуы, борын куышлыгы, авыр сулыш һәм йөткерү белән характерлана. Бу авыру сезонлылар рәтенә керә; ул һава торышының үзгәрүе белән бәйле.
Яшь тавык һәм чебиләрдә авыру кошны иң начар шартлар булган башка бүлмәләргә күчергәннән соң (дымлылык арту, вентиляция җитмәү, начар туклану һ.б.) барлыкка килә.Авыру таралу факторлары булып терлек азыгы, су, аяк киеме һәм авыру кош-корт, пычранган кием хезмәт итә. Инфекция аэрогеник рәвештә була. Йөткергәндә авыру тавык вирус булган кечкенә тамчыларны һавага чыгарып җибәрә. Кыргый кош, тычканнар авыруның механик векторлары булырга мөмкин. Гадәттә салкыннар килү белән тавыкларның үлеме күзәтелә. Климат шартларының кискен үзгәрүе кош-корт-ларда иммунитетның зә-гыйфьләнүенә китерә, шуның белән төрле бактерия инфекцияләре барлыкка килә, еш кына алар зәгыйфь урынга - үпкәләргә һәм бронхларга тәэсир итә. Әлбәттә, зур үлемнән сакланырга мөмкин. Ветеринария кагыйдәләре буенча, тавыклар билгеле бер температурада булырга тиеш. Сквозняклар булмавы, салам белән капланган чиста идән кош-кортка инфекция эләкмәскә булышачак. Әгәр бер-ике тавыкның авырып китүен күрсәгез, аларны сәламәтләреннән аерырга, ә калган малга антибиотик терапия үткәрергә кирәк.
Баш ветеринария табибы фикеренчә, әлеге тавык авыруы кешеләр өчен куркыныч тудырмый. Әгәр дә сез кош авыру икәнен күрсәгез, антибиотик терапия үтү өчен, билгеләнгән ветстанциягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бинада дезинфекция ясарга кирәк.
Раиса АГИШЕВА