14 декабрьдә Саранск башкалабызда грек-рим көрәше, дзюдо һәм самбо буенча III республика турнирын ачу тантанасы булды. Турнир Төньяк Кавказда хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләре истәлегенә багышланган. Катнашучыларны турнирның мәртәбәле кунаклары сәламләде: Мордовия Республикасы Главасы Артём Здунов һәм РМ Эчке эшләр министры, генерал-майор Юрий Поляков та бар иде.
Без дзюдо буенча Торбеево мәктәбе укучысы Алина Такташованың уңыш-лары турында хәбәрләгән идек. Әлеге ярышта үз авыгы категориясендә, ә ул 44 кг, тагы беренчелек Алинада булды. 17 декабрьдә Зубово-Поляна районында үткән «Первенство Мордовии по универсальному бою» тагы беренче! 18 декабрьдә «Первенство Мордовии по дзюдо» ярышында 1 урын  аныкы булды. Ике ел беррәттән, шул исәптән 2022 ел да, Алина өчен уңышлар белән үтте. Тагы берничә уңышы турында язмый кала алмыйм. Чөнки татарларыбыз спорт өлкәсендә уңышлары белән сөендернә. 17-18 декабрьдә Ульяновскида ике тапкыр Советлар Союзы герое гвардия авиация генерал-майоры И.С.Полбин истәлегенә грек-рим көрәше буенча 50 нче Бөтенроссия турниры узды. Ан-да Россиянең 12 төбәгеннән 2008-09 яшьлек 160 егет катнашты. Рузаевка көрә-шчеләре командасы 4 алтын һәм 3 көмеш медаль яулап, осталыкның югары дәрәҗәсен күрсәтте. Төрле авырлык категориясендә беренче урынны яулаучылар арасында Самир Овчинников (68 кг), Роберт Саитов (85 кг) яуладылар.
17-18 декабрьдә Саранскта (спортивный клуб «Олимп») дзюдо буенча чемпионатның Республика Мордовия беренчелеге үтте. Турнирда медальләр белән бергә, Мордовиянең данын ПФО чемпионатында якларга кечкенәләр (9 яшь) белән бергә олылар, барысы 320 спортсмен Сарансктан, Ковылкинодан, Торбееводан, Атюрьево белән Рузаевкадан көрәштеләр. Рузаевсканың «Легион 13» спорт клубы дзюдоистлары (тренерлары - А.Н. Астафьев) 7 җиңүче иде. Алар арасында лаеклы икенче урынны 11 яшьтәге Сафина Бахтиярова (32 кг) яулады. Бу күрсәткечләр бары тик ике районнан гына. Татарлар күпләп яшәгән Ләмберә районы спортчылары ярышларда җиңүчеләре белән данлыклы.

Н.ХӘЛИЛ