2022 елның 22 декабрендә «Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез күтәрү үзәге» (Педагог 13.ру) ның Этномәдәни белем бирү лабораториясе хезмәткәрләре җитәкчелегендә төбәкара «Такташ укулары» үтте. Чара-да Мордовия Республикасы, Татарстан Республикасы, Пенза өлкәсе мәгариф оешмаларының татар теле, тарих укытучылары катнашты.
Конференция «2022-2026 елларга Мордовия Республикасында милли мәдәниятне, дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.
Төбәкара «Такташ укулары»нда катнашучылар алдында «Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез күтәрү үзәге» Этномәдәни белем бирү лабораториясе мөдире Валентина Федоровна Рогожина сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул әйткәнчә, безнең Мордовия иҗади талантларны тудыручы буларак танылды; ул илгә бик күп танылган шәхесләр бирде, алар арасында Советлар Союзы геройлары, галимнәр, рәссамнар, скульпторлар, шагыйрьләр һәм язучылар, спортчылар бар. Мордовиянең иҗади талантларының берсе - татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән татар шагыйре Һади Такташ. Этномәдәни белем бирү лабораториясе методисты Елена Михайловна Наумова фикеренчә, Һади Такташның биографиясе һәм иҗаты киң өйрәнелгән, әмма татар шагыйренең язмышына һәм иҗатына кабат-кабат мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итә торган проблемалы аспектлар һәм темалар бик күп.
Төбәкара «Такташ укулары» эшендә Педагог 13.ру этномәдәни белем бирү лабораториясе методисты Фазия Фәрит кызы Боярова чыгыш ясады. Ул бөек ша-гыйрьнең мәхәббәт һәм яшьлек темасына багышланган иҗат җимешләренә тукталды. Һади Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе», «Алсу» поэмалары, «Урман кызы» шигыре, «Җир уллары трагедиясе» яшь буынга әхлаклылык тәрбиясе бирү максатыннан өйрәнелүе турында сөйләде.
Татарстанның Бөгелмә районы гомуми белем бирү учреждениесе Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Диләрә Илдар кызы Доган укытучыларны Һади Такташ иҗатында укучылар грамоталылыгын үстерү юллары белән таныштырды.
Төбәкара «Такташ укулары» кысаларында шулай ук Һади Такташ иҗаты буенча укучылар арасында конкурс үткәрелде. Анда Мордовия Республикасы, Татарстан Республикасы, Пенза өлкәсеннән 50дән артык 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Конкурска укучылар «Такташның әсәрләрен сәнгатьле уку» һәм «Һади Такташ иҗаты буенча сочинение язу» номинацияләренә үзләренең видео, язма эшләрен җи-бәрделәр. Жюри әгъзалары җиңү-челәрне билгеләде.
Такташның әсәрләрен сәнгатьле уку номинациясендә җиңүчеләр: Бобров Кирилл, Исмагилов Реналь, Татарстанның Бугульма районы «Аерым предметларны тирәнтен укыту буенча Беренче мәктәп» 4 класс укучылары (укытучылары - Г.Ф.Невматуллина); Грошев Ильнар, Слаев Дамир, Мор-довиянең Ләмберә районы Беренче мәктәбе 5 класс укучылары (укытучылары - А.К.Янгляева); Колдырева Дина, Пенза өлкәсе Индерка мәктәбе 5 класс укучысы (укытучысы - Н.С.Жаббарова); Кильдеев Рамазан (рәсемдә), Мор-довиянең Кадошкино районы Большие Поляны мәктәбе 6 класс укучысы (укытучысы - З.Х.Кильдеева); Нугаева Айша, Мордовиянең Ромодан районы Алтар мәктәбе 6 класс укучысы (укытучысы - В.Г.Конешева); Морарь Олеся, Мордовиянең Рузаевка районы Болдово мәктәбе 7 класс укучысы (укытучысы - Н.И.Башмакова); Романова Азалия, Татарстанның Бугульма районы «Мустафа Онджеля исемендәге лицей-интернат» ның 7 класс укучысы (укытучысы- Д.И.Доган); Исхакова Марьям, Мордовиянең Ләмберә районы Кривозерье мәктәбе 8 класс укучысы (укытучысы - Л.Н.Смакаева); Муртазина Самира, Мордовиянең Ләмберә районы Татар-Тавла мәктәбе 9 класс укучысы (укытучысы - А.Ф.Муртазина); Миргалимова Аделя, Татарстанның Бугульма районы «Лицей №2» 9 класс укучысы (укытучысы - Г.М.Хайбуллина); Миннулина Азалия, Татарстанның Бугульма районы 8 нче мәктәбенең 9 класс укучысы (укытучысы - С.А.Инноятова); Кузикова Самира, Мордовиянең Рузаевка районы Тат.-Пешлә мәктәбе 10 класс укучысы (укытучысы - С.С.Саляева); Салякаев Ратмир, Мордовиянең Ләмберә районы Пензятка мәктәбе 11 класс укучысы (укытучысы - Р.М.Юмаева).
Һади Такташ иҗатына багышланган укучылар иҗат эшләренең төбәкара дистанцион конкурсы җиңүчеләре: Мусалеева Юлия, Мордовиянең Ләмберә районы Черемиш мәктәбе 8 класс укучысы (укытучысы - Ф.Ф.Боярова); Алькаева Рима, Мордовиянең Ләмберә районы Пензятка мәктәбе 11 класс укучысы (укытучысы - Р.М.Юмаева).

Наилә НАСЫРОВА