Уяу булырга тырышыгыз
Ай башында Саранскидан 24 яшьлек сатучы-консультантка янә-се кәрәзле (сотовый) компания хезмәткәре шалтыраткан, ул симкага килешүне озайту кирәклеге турында хәбәр иткән.
Кәрәзле компания хезмәткәре үтенече буенча ул барлык килгән кодларны әйтеп биргән, шуннан соң элемтә дә өзелгән. Моның мошенниклардан мөмкин булган шалтырату булуын аңлап, ир-ат дәүләт хезмәтләрендә парольне алыштырырга тырышып караган. Шул ук вакытта аңа куркынычсызлык хезмәткәре шалтыраткан һәм билгесез кешеләр аңа кредитлар рәсмиләштергән, ә алынган акчаларны Украинадагы террорчыларга иганә итүгә күчергәннәр, дип хәбәр иткән. Шулай ук аңа дропперлык маддә астына эләкмәс өчен полициягә бармаска киңәш иткәннәр.
Зыян күрүче барлык инструк-цияләрне үтәргә ризалашкан. Башта ул кушымтаны күчереп алган, аннары мәгълүматларны эшкәртүгә килешү видеосын яздырган, аннары проблеманы хәл итәргә вәгъдә иткән ФСБ хезмәткәре белән видео буенча аралашкан.
Кич белән үк билгесез кеше Саранскта яшәгән 24 яшьлек сатучы-консультантка бөтен акчаларын декларацияләргә киңәш итә. Зыян күрүчене алырга машина килә. Аны якындагы сәүдә үзәгенә кадәр шул машинада алып баралар. Анда ул яңа телефон сатып алган, берничә кушымта урнаштырган, ә соңыннан банкомат аша күрсәтелгән счетка 132,5 мең сум һәм үзенең 166 мең сум акчасын керткән. Шуннан соң картаны блоклаганнар. Ир-ат яңасын рәсмиләштергән һәм касса аша блокланган акчадан акча күчерергә тырышып караган, ләкин банк хезмәткәрләре шәхси кабинетта шикле активлыкка сылтап, баш тарткан.
Банк менеджеры, ә аннары полиция хезмәткәре белән сөйләшү вакытында зыян күрүче чынлыкта нәрсә булганын сөйләп бирә. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. Уяу булырга тырышыгыз, билгесез кешеләр белән элемтәгә кермәгез.
Шулай итеп, күпме язсак та һаман алданучылар саны кимеми. Мордовия прокуратурасында 22 декабрьгә телефон мошенниклыгы сводкасын яңгыраттылар. Республикада телефон һәм интернет-мошенниклык буенча 2 меңнән артык җинаять эше кузгатылган. Төбәк халкы аферистларга 433 миллион сумга якын акча биргән.
Шулар арасында, сирәк кенә булса да, үз акчаларын прокуратура аша кайтарганнар. Мәсәлән, үткән ел пенсионерка аферистларга 245 мең акча күчергән. Прокуратура күчерелгән акчалар Иркутск шәһәрендә яшәгән хатын-кыз счеты булганын ачыклый. Суд аша 295 мең акча хуҗабикәсенә кайтарганнар. Бу факт тынычланырга сәбәп түгел: уяу булырга тырышыгыз, чөнки мошенниклар алдау схемаларының яңадан-яңасын уйлап табалар. Шулай алданулар дәвам итә.














