Мордовия Главасы Артём Здунов 24 февральдә И.Д.Воронин исемендәге Туган якны өйрәнү музеенда үткән Саранск шәһәр округының архитектура күренеше мәсьәләләре буенча фикер алышуда катнашты. Эшнең мондый форматы инде гадәткә керде; архитектура Советында мөһим төзекләндерү проектларын карыйлар. Фикер алышу җәмәгатьчелекнең киң катнашында уза. Советның чираттагы утырышында СВО ветераннары да катнашты.

2025 ел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Безнең республикада Тарихи хәтер елы кысаларында чаралар уза. Халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгын бәйрәм итү бу елның төп вакыйгасы булачак. Артём Здунов ассызыклаганча, вакыт азая бара, ә менә алда эшләр күп әле. 
Исегезгә төшерәбез, Мордовия Главасының Дәүләт Җыелышына юлламасында Бөек Ватан сугышы чорының күренекле дәүләт һәм хәрби эшлеклеләре, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, Сура рубежы төзүчеләре һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлеген мәңгеләштерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру бурычы куелган иде. Тугызынчы майга кадәр Саранскта СВО геройларына һәйкәл куелачак - ул Җиңү мәйданы ансамблен гармонияле рәвештә тулыландырырга тиеш.
- Быел хәрби һәм хезмәт батырлыгы мемориаль музеена 30 ел тула. Без финанслауга ирештек, аны ремонтлаячакбыз, - диде Мордовия Главасы. 
Алдагы планнарда - Чернобыль АЭСындагы авария ликвидаторлары истәлеген мәңгеләштерү, шулай ук Саранскка «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү. Саранск администрациясенең тиешле инициативасы Дәүләт Җыелышы депутатлары тарафыннанхупланды, һәм инде Россия Фәннәр академиясенең эксперт бәяләмәсе дә алынган. 
Махсус хәрби операция геройларына һәйкәл эскизлары презентациясе белән скульптор Александр Филатов чыгыш ясаган. Һәйкәл буенча СВОда катнашучылар фикерләре дә исәпкә алыначак.
Республика Главасы проектны тиз арада эшләп бетерергә һәм аны гамәлгә ашыра башларга кушты.