78 яшьлек хатын-кыз аферистларга ышанган
Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саранск буен-ча идарәсе оперативниклары белән берлектә, бер атна эчендә алты өлкән яшьтәге җирле халыктан 4 миллион сумга якын акчаны алып телефон мошенникларына күчергәнлеге турында .
Февраль башында 78 яшьлек хатын-кызга янәсе хәрби прокуратура хезмәткәрләреннән шалтырату килгәнлеге ачыкланган. Әңгәмәдәш хәбәр иткәнчә, аның счетыннан Украинага акча күчерү тормышка ашырылырга мөмкин, шуңа бәйле рәвештә декларацияләү максатыннан барлык акчаларыңны ашыгыч рәвештә акчага әйләндерергә кирәк дигәннәр. Нәтиҗәдә, җирле хатын үзенеке булган 800 мең сумны алган, аннары билгесезләр күрсәтмәсе буенча яңа смартфон сатып алып, мошенниклар җибәргән QR-код ярдәмендә банкомат аша җинаятьчеләргә акча күчергән. Шуннан соң шалтыратучы аның акчалары хәзер куркынычсызлыкта, әмма башка әби-ләргә аларның тупланмаларын сакларга ярдәм итәргә кирәк, дип хәбәр иткән. Алынган инструкция нигезендә пенсионерга бирелгән адреслар буенча йөрергә, гражданнардан акча салынган пакетларны алырга һәм аларны банкомат аша шундый ук ысул белән кертергә кирәк булган.
Шулай итеп, бер атна эчендә җирле хатын-кыз биш Саранск пенсионерыннан 3 миллион 668 мең сум алган һәм аларны аферистларга күчергән.
Уникенче февральдә аңа яңа бирем килә. Күрсәтелгән адрес буенча ул соңгы корбаннан 400 мең сумнан артык акча алган һәм аны да мошенникларга күчерергә җыенган. Әмма аның алга таба гамәлләре полиция хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла, ә акчалар тартып алына.
Әлеге вакытта пенсионеркага карата РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе «мошенниклык»та каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнарга уяулык күрсәтү кирәклеге турында искә төшерә: бернинди сылтау белән дә акчагызны билгесез кешеләргә бирмәгез!















