Кышның сихри аклыгы китә
Башка еллардан аермалы буларак, быел нәкъ чын кыш килде. Ә бит кыш- табигать фасыллары арасында иң салкыны. Алтын көз үтүгә, таягына таянып, ап-ак сакалын җирдән сөйрәп кунакка кыш килә дә җир өстенә күбәләк-күбәләк карлар яудыра, килә дә үзенең ак юрганын кырларга җәя. Якташ Һади Такташыбыз болай дип сүрәтли кыш-ның матурлыгын: “Ак чәчәкләр ява - дөнья матур!
Шундый матур булып тоела! Күге зәңгәр – гүя йолдызлары, Ак кар булып җиргә коела.”
Матурга матур да бит, әмма быел кыш битләрне өшетердәй зәмһәрир салкыннарга да, күз ача алмаслык бураннарга да бик бай иде. Авылларда, шәһәрләрдә кар өемнәре өй түбәләрен ишелдертте, сукмакларны чистартканда йортлар биеклеге кар тау лары барлыкка килде – болар барысы да тормыш көндәлеге. Ә бит кышның чын матурлыгын табигать кочагында гына тоярга була. Кышның кояшлы көннәрендә күзне камаштырган ап-ак кардан башка берни дә күреп булмый, күз чуала. Салкын көннәрдә агачларны үтә күренмәле ап-ак ефәк белән чорнап алган агачлар бәс белән каплана. Агачка кагыласың да йомшак кына энҗе бөртекләре коела, кышкы салкыннарда кәүсәләрене шартлаулары ишетелә. Пышылдап кына әйтелгән сүзләр дә еракларга яңгырый. Чырык-чырык килгән чыпчыкларның һәм гайбәтче саесканның агачтан-агачка сикереп йөрүе, тәрәзәгә җим сорап тукылдаган песнәкләр кышкы тормышка азмы-күпме җанлылык өрә. Ап-ак түшәк өстендәге эт, мәче, карга эзләре авылларның бөтенләй үк йоклап ятмавын күрсәтә. Ә урманнар тагы да сихерлерәк күренә: тирә-якта матурлык, аклык, сихри тынлык. Бөтен дөньяга яшәү матурлыгы турында кычкырасы килә. Тик тукталып каласың. Синең та-вышыңнан агачлардагы ак-лык коелыр да, матурлыкка зыян килер кебек. Әлегә табигать, ягымлы язны көтеп, тыныч кына йоклый…
Чү, йокламый, икән! Язның беренче март ае керде: кояш ягымлырак яктырта, җил җиргә ятып ап-ак карны ашый, карлы яңгырлар аяк астын шомарта... акны кара ясый. Көтәбез, я тирә-якны суга батырып яз башы җитәр, я ягымлылыгын кызганмыйча кояшыбыз карны эретер - кышның сихри аклыгы китәр.
Н.ХӘЛИЛ
















