Хатын-кызлар көне алдыннан хатын-кызлар турында язабыз. Шулай, Ләмберә районы «Призыв» газетасында Николай Живаев әлеге исем астында Ләмберә авыл җирлегенең мактаулы гражданины, педагогик хезмәт ветераны Клара Зиннәтулла кызы Гуренко турында язган.

Клара Зиннәтулла кызы Ләм-берәнең 1 нче урта мәктәбендә химия һәм биология укытучысы булып 42 ел эшләгән: чынлап та мәктәп аның өчен тормышының барлык мәгънәсе булган. Әйтеп китәргә кирәк, якын туганнарының бүгенге көнгә гомуми педагогик стажы 160 елны тәшкил итә. Аның үзеннән тыш, мәгариф системасында күп еллар дәвамында аның ике кызы, абыйсы һәм сеңлесе хезмәт иткән. Клара Зиннәтулловнаның дүрт оныгы да педагоглар. 
- Әти-әнием дә укытты бит, - диде Клара Зиннәтулла кызы. - Әнием, Людмила Григорьевна, озак вакыт Коммунар авылында башлангыч мәктәп директоры, ә әтием - Зиннәт Кадыйр улы Хәкимов ул вакытта район мәгариф бүлегендә инспектор булып эшләделәр. Хәтерлим, сугыштан соң гаиләбезнең, бөртекле культураларның начар уңышы аркасында, ачлык кичергәнен әлегә кадәр бик яхшы хәтерлим. Ипине еш кына онга алабута бутап пешерергә туры килде. Ул чакта Ләмберәдә салам түбәле бик күп йортлар иде. Кышын халык мичләргә дә салам гына яктылар. Әти үлгәч, безне, яшүсмерләрне, хәтта балалар йортына да озатырга теләделәр, әмма әниебез бу тәкъдим белән катгый килешмәде һәм җидесен дә «аякка бастырды»; алай гына да түгел, безгә тулы белем бирә алды. 
Клара Зиннәтулла кызының укытучы һөнәрен сайлау белән бәйле эпизод кызыклы. Ул чорны ул үзе менә ничек тасвирлый: 
- Мәктәптә укыганда ук укытучы һөнәре турында бөтенләй уйламаган идем. Башта дус кызлары белән бергә Рузаевкада тегүчелек профессиясен алырга теләгән идек, тик документларны Саранск медучилищесына тапшырдык. Бу хакта ишеткәч, мәктәп директоры Рәфыйк Таҗетдин улы Ерзин әнине документларны Саранскта яңа гына ачылган дәүләт педагогия институтына тапшырырга күндерә һәм медучилищедан документларымны алып педагогия институтына тапшыра. Миңа химик-биологик факультет исеме язылган имтихан кәгазе алып килде, чөнки 5 елдан мәктәпнең химия укытучысы пенсиягә чыгачак. Шулай итеп мин 1962 нче елда пединститут студенты булдым. Бишенче курста Юрий Гуренкога кияүгә чыктым. Ә 1967 елда Ләмберә урта мәктәбендә химия һәм биология укытучысы булып эшкә урнаштым. Һәм тормыш әкренләп җайлана башлады. 
Педагог булгач, Клара Зиннәтулла кызы белемен, тырышлыгын эшендә кулланырга омтыла. Укучыларына ул һәрвакыт әдәплелек, игелек, үзара ярдәмләшү тәрбияли, өйрәнелә торган предметка зур кызыксыну уята. Бүген авылда укучылар аз, ә аның беренче чыгарылыш сыйныфында 42 кеше укыган! Укучыларының күбесе тормышта яхшы уңышларга ирешә. Мәсәлән, Харис Абушкин - профессор, М.Е.Евсевьев исемендәге Мордовия педагогика университеты педагогика фәннәре кандидаты; Шамиль Хабиров – паспорт-виза хезмәтендә югары квалификацияле белгеч, подполковник; Наилә Смакаева - табиб-нарколог; Клара Исякаева – химия һәм биология укытучысы… 
Педагогик хезмәт ветераны, Россия Федерациясе халык мәгарифе отличнигы Клара Зиннатулла кызы Гуренко балаларны укытып кына калмый, үзе дә укый – үзенең предмет белемнәрен ка-милләштерә, дәрестән тыш вакытта үзе өчен яңа күнекмәләр ала. Ул Н.П.Огарев исемендәге университетында педагог-психолог белгечлеге ала, сәнгать түгәрәге, чигү түгәрәге дәресләренә бик теләп йөри. Бу аның лаеклы ялга киткәннән соң хоббисына әйләнә. Өй шартларында хатын- кыз вакытның никадәр тиз узуын, чигелгән эшләрнең коллекциясе - пейзажлар, натюрмортлар, портретлар, табигать күренешләре артуын сизми дә кала. Ул барысын да күңел өчен чигә. Аерым әсәрләрен туганнарына һәм дусларына бүләк итә. Аның коллекциясендә 200 гә якын эше бар. Шунысы гаҗәп, Клара Зиннәтулла кызы мәктәп дәресләреннән соң кичләрен «Умырзая» халык җыр һәм бию ансамбленең репетицияләренә йөрергә дә вакыт таба иде. Ә пенсиягә чыккач, Ләмберә районы ветераннары хорында катнаша. 
80 яшен тутырган Клара Зиннатулла кызы Гуренконың бүгенгә төп теләге - бөтен йөрәге белән махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамлануын һәм егетләребезнең үз гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын тели. Икенчедән, укытучы хезмәте җәмгыятьтә мактаулы урын алуын тели. Ул педагогның авыр һәм игелекле эше югары һәм лаеклы бәяләнергә тиеш дип саный. 
Кунакчыл язма героебызның йорт ишекләре һәрвакыт ачык: һәркемне ул элекке укытучы мәхәббәте белән каршы ала.
- Клара Зиннәтулла кызы – зур хәрефле укытучы һәм алтын йөрәкле кеше, - дип язалар социаль челтәрләрдә элеккеге укучылары. - Аның тормыш тарихы да кече Ватаныбызның, Ләмберә авылы тарихының бер өлеше.