8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз!
Табигатьне кышкы йокыдан уяткан җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән язның беренче март аеның иң матур, олы бәйрәме - 8 Март көне якынлаша.
Көчле дә, назлы да ул хатын-кыз. Хатын-кыз ул - Ватанның терәге дә; балалар үстерүче дә; йорт-җирне караучы да, аны якты һәм җылы итүче дә; карьера ясаучы да... һәм шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең йөзен дә саклый белүче.
Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.
Кадерле хатын-кызлар: аналар, әбиләр, апалар, сеңелләр!
Сезне «Юлдаш» газетасы якынлашып килүче Халыкара ха - тын-кызлар көне белән тәбрик итеп иң матур теләкләрен юллый. Илләребез тыныч, бай һәм нык булсын! Тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торсын!
















