Котладылар
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Темников районы Митрялы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре, Алия Хасян кызы Урусованы 8 Март белән тәбрик иттеләр.
Хөрмәтле Алия Хасян кызы, улыгыз Ватаныбыз язмышы хәл ителә торган алгы сызыкта үзенең хәрби бурычын намус белән үти. Ул сезнең өчен генә түгел, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз өчен дә герой, ул безнең барыбыз өчен дә, аны белгән һәркем өчен дә, Ватаныбызда яшәүчеләрнең барысы өчен дә герой!
Сезгә сәламәтлек, тыныч күк йөзе телибез! Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле Алия Хасяновна котлыйбыз!
Ватанны лаеклы саклаучы итеп тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Бу сезнең өчен авыр чор; без барыбыз да Сезнең белән. Без сезнең кичерешләрегезне аңлыйбыз: улыгызның батырлыгы һәм каһарманлыгы белән горурланабыз. Киләчәктә һәр көнегез шатлык белән тулсын, йөрәгегез якыннарыгызның мәхәббәте һәм ярдәме белән җылынсын, сезгә сәламәтлек, тынычлык һәм игелекләр телибез.
Барыбызга тынычлыкта рәхәткә һәм рәхмәтләргә төренеп яшәргә язган булсын.