Татар Умысында медальләр тапшырдылар
Россия Президенты тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителгән елда һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларыбызга юбилей медальләре тапшыру дәвам ителә. Кочкурово районында ветераннарга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медален шулай ук тапшырып киләләр.
Әлеге районда бердән-бер генә булган татар авылында гомер итүче тыл хезмәтчәннәре, Хезмәт ветераннары Алия Хәсән кызы Казанбаеваны (рәсемдә) белән София Абдулла кызы Кафискинаны Мордовия Башлыгы һәм Мордовия Правительствосы Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары Игорь Юрьевич Датков бүләкләп Бөек Ватан сугышында халкыбызның сындырылмавын, намус белән нык торуын, тыныч һәм чәчәк атучы киләчәккә юл салып, илне хәрабәләрдән күтәрү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләвен билгеләп үткән. Сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре - яшь буын өчен фидакарь, намуслы хезмәт үрнәге икәнен әйткән. Игорь Юрьевич хатын-кызларга сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләгән.