- Туксан яшь тула диг?нд?, матур гына яш?г?нд?, тиз ген? ?леп китте шул Абдрахман кызы Ханиф? апабыз, дип соравыма ?авап кайтарды Торбеево районы Татарские Юнки м?кт?бенд? татар теле ??м ?д?бияты укытучысы Альфия М?хм?т кызы Агишева. Ханиф? Абдрахман кызы Черяпова ист?лекл?ре тарих, кил?ч?к буын ?чен д? бик гыйбр?тле. Ист?лекл?ренн?н бернич?сен т?гъдим ит?без.
Башта Ханиф? Абдрахман кызы Черяпова турында. Ханиф? Абдрахман кызы 1923нче елны? 20нче сентябрь к?ненд? Торбеево районы Татар Юн?се диг?н авылда туган. Бу елларда колхозлар булмаган, ялгыз ху?алыклар яш?п килг?н. Ист?лекл?рене? беренчесе. Ханиф? апага 10-11яшь. 500 йортлы Юн?д? Ханчык, Шетуха, Урта авыл, Я?авыл диг?н урамнар урнашкан. ??рбер урамда бер?р м?чет урнашып, барлыгы 4 м?чет эшл?п килг?н. 1934-35нче елларга кад?р Юн? авылында малайлар ??м кызлар м?др?с?л?ре д? аерым-аерым эшл?г?н. ? Ханиф? апа малайлар ??м кызлар берг? укыган чакка туры килг?н. Аны Мосин ?хм?тулла абый ??м аны? се?еле укыткан. ?хм?тулла абый Мосин д?ресл?ренд? авыл балаларына болай дия булган: “Балалар! ?зегез утырып торырсыз, ? самоварыгыз кайнар, ?йл?регезд? утлар янар”. Бу с?зл?р ?ле авылларда лампалар да аз, к?бр?к ш?м, чыра яккан заманда ?йтелг?н булган. Х?зер тарих битл?ренн?н ген? укып бел?без ул чыралар турында.
- Кит, ?хм?тулла абый, н?рс?л?р с?лисе?, ышанмыйбыз! - дия идек. Чын булып чыкты, дип ист?лекл?рен я?артып калган чак иде Х?ниф? апа Черяпованы?. Шул вакыт с?зен д?вам итеп: “Авылны? ??рбер йортында 5-9 бала т?рбиял?неп килде безне? заманда, б?генге т?сле бер - ике балалы кешел?р аз булды. Чабата киеп ?сс?к т?, д?нья к?рдек, ?ти-?ниг? р?хм?т! Авылны? Тулай халкы диг?н кушаматлы байны? бер катлы м?кт?бенд? 5 ел укыдым. Шуны? ике елын латинча иде. ?тием чабатам астына, суда батмасын ?чен, шакмаклар сугып бир? иде. Бар иде вакытлар... ”
Тагы бераз уйланып торгач, революция вакытындагы х?лл?рне иск? алып, м?четл?рне тет?, байларны? качып кит?е ??м шуннан я?адан туган авылларына кире кайтучылары булмаганнары турында ?йтк?н иде. Тик м?чет урынындагы й?з еллык 32 агачны? икесе ген? калганын да иск? алды.
- Ышаныгыз, яшьлект?гел?р б?генге к?н т?сле ист?,- диг?н иде Ханиф? апа. Урак вакыты ?итк?ч, авылны? 250 хатын-кызы кыр эшл?рен? чыга иде. ??рбер авыл кешесе? ?з пае бар иде. Безне? д? шулай ук. Ул пайда ?ти чаба иде, ? ?нием - келт? б?йли. ?лд? олан бар. ?тием арбага атны? дугасын б?йл?п бишек тага да - ми?а бишек тирб?терг? кир?к була иде. Бала йокыга китк?ч, ?тием чапкан ?л?нн?рне киптерерг? д? булышам. Я инде, к?п к?рдем...
Урнашкан тынлыкны бозып тагы ист?лекл?рен я?арткан иде т?п героебыз. Язмышлардан тарих языла, ягъни тарих язмышларны яза. Хезм?т фронтыны? торф кырларында язмышны? ?чесен-т?чесен к?п татыдык инде. Иваново ?лк?сенд? (1943 - 47нче елларда) баракларда, общежитиел?рд? торырга туры килде. Торфта эшл?г?нд? к?нен? 600 грамм икм?к бир? идел?р, к?бест?не? беренче яшел яфракларын (б?ген к?бест?не? шул аскы яфракларын ташлыйбыз) кыргыч бел?н кырып, ашхан?д? эшти пешер? идел?р. Ике ел карьерда гр?зне казып ташып бак ?ле, ? ике ел формовкада торф ??йр?теп... Ул вакытта заводлар торф бел?н эшл?де, поездлар да шуны? бел?н й?рде; без шулай аларга ярд?м иттек.
Торфта ме?л?г?н кеше эшл?де: урысмы, татармы, чувашмы, маримы - кем ген? юк! Шулкад?р авыр эшт? тик хатын-кызлар гына эшл?де, ч?нки Б?ек Ватан сугышы ??м сугыштан со?гы еллар иде бит; барлык ирл?р сугыш кырында я ятып калдылар, я инвалид булып кайттылар. Арып-талып эшт?н кайткач, ашхан?д? шул эшти диг?нне балчык чашкалардан ашыйбыз да бераз ял ит?без. 12 с?гатьт? - икенче сменага китеп т? барабыз. Ирт?нге с?гать бишк? кад?р. Кыш к?не безне? ?чен к?теп алынган вакыт. Торф эшл?ре, ту?нар ?ит? бел?н, тукталып тора иде. ? шул вакыт барлык хатын-кызны ?з колхозларындагы ?ир алмасы (б?р??ге) ?ыярга озата идел?р. Шунда бераз “ян ала” идек... Их, к?рдем д?ньяны? авырлыкларын! Колхозда да, фабрикада да; колхозда ?гез ?игеп чаптык –т?рлесен к?рдек, онытырлык т?гел.
16 яшьлек яш?смер кызлар колхозда кул бел?н к?лт? б?йл?г?нн?р, лабогрейкалар бел?н чапканнар. ? б?ген токларда барлык эшне машиналар башкарып чыгалар. Ханиф? Абдрахман кызы кебекл?р ??рвакыт кул к?че бел?н эшл?г?нн?р. К?п к?рерг? туры килг?н шул еллар халкына.
Олы яшьт? булуына карамастан, Ханиф? апа замана бел?н берг? атлаган. Бер фикерен мисал иттереп алам:
- ?йт?сем кил?: х?зерге яшьл?р арасында ялкаулар да к?п. Тывар тотмыйлар. Кайчан китереп бирерл?р, шуны к?т?л?р! Безне? ?би-бабаларыбызга, безг? кем ни бирг?н! ?легел?р?! ?легел?р сыер асрамый! Нинди сыер асрау, бала асрарга авырсыналар. Балага, ди, н?рс? бирербез? Сез а?а гомер бирегез, шул ?зе байлык! Бер бала булгач, ул ?зен ген? уйлый: колагында телефоны, кулында музыкасы, эшк? багынмый. Их, Аллам, телевизорында нинди ген? х?лл?р к?рс?тмил?р...юк!юк! – дип с?йл?г?н иде.
Абдрахман кызы Ханиф? Черяпова туган Татар Юн? авылында гаил? корган, балалар т?рбиял?г?н, оныкларын да к?п ?йберг? ?йр?теп калдырган эш батыры, авыл к?рке булып бер ?йберд?н д? курыкмыйча гомер с?рг?н кеше. Андыйлар турында “ут чаткысы дип т? ?йт?л?р”. ?ырга-мо?га бик оста иде, ?ле ?итм?с? гармонист та булган, зур улыны? дустын да гармунда авыл к?йл?рен уйнарга ?йр?теп калдырган. Мен? шундый язмышы бел?н тарихка кереп калган якташларыбыз ул Черяпова Ханиф? Абдрахман кызы.

Н.Х?лил