Татар авыллары милл?тне? бишеге булып тора. Татар авылы ?аман да, Иделебезне туендырып торган чишм?л?р кебек, милл?тне? чишм? башы булып кала бир?.

Тарих битл?ре

Ковылкино районы Шуструйка елгасы буена урнашкан Иске Аллагол авылы турында бернич? чыганакта болай диел?: “…По «Списку населенных мест Тамбовской губернии» (1866) - Аллагулово - казенная деревня Краснослободского уезда из 216 дворов. Основано в первой половине XVII века» ??м «Старое Аллагулово - село, центр сельской администрации в Ковылкинском районе.

Население 181 чел. (2001), в основном татары. Расположено на р. Виндрей, в 45 км от районного центра и 25 км от железнодорожной станции Торбеево. Название-антропоним: основателями населенного пункта были Аллагуловы. Основано в 1-й половине 17 в. служилыми татарами, о чем свидетельствует актовый документ 1651 г. В Гражданской войне 1773—75 участвовал повстанческий отряд под руководством Мусея Ишмаметова из с. Старое Аллагулово. В начале 1930-х гг. был создан колхоз им. Абсалямова, с 1997 г. — СХПК. В современном селе — начальная школа, медпункт, клуб. Старое Аллагулово — родина Героя Советского Союза А. А. Абдершина, хранителя и исполнителя народных песен Х. Ишмаметова, писателя А. С. Абсалямова”,- дип Валерий Петрович Лузгин «Мордовия» энциклопедиясенд? 2010нчы елны терк?г?н.

 

Танышу

Татар ?д?бияты классигы, якташыбыз Абдрахман Сафа улы Абсалямов туып-?ск?н ?ирг? барып кайту хыялымны тормышка ашырып, Иске Аллагол авылы халкы бел?н (алдан шалтыратмый торып кына) очрашып кайттым. Д?рт ел элек авылга кад?р салынган асфальт юлдан тир?-як табигатене? матурлыгына сокланып бардым. Краснослободск-Ковылкино трассасыннан 18 километр ераклыкта урнашкан ?ир бу. Урман, таучыклары, елга-к?лл?ре артта калып барды. Я?гырсыз эссе ??й к?не булганга, авылны? асфальтсыз уйлы-базлы урамнарынында машина ?айлы гына ?т? алды. Туктаган беренче йортыбызда ?з?к урамда яш??че Шамил Равил улы Кузнецов якты чырай бел?н таныш т?гел кешел?рне каршы алды. Ул озак еллар колхозда механизатор, шофер булып эшл?г?н, Х?рм?т грамоталары, б?л?кл?ре д? байтак. И? кадерлесе – авыл халкыны? ихтирамы. Шулай итеп юлыбызда х?рм?тле татар ирл?рене? берсе булган Ш?мил Равил улы очрады. Кил? максаты бел?н таныштыргач, тиз ген? тормыш ипт?ше Надия К?лимулла кызын ярд?мг? чакырды. Татар халкы кунакчыл. Якты й?з бел?н каршы алып, ч?йг? ук кыстадылар. Вакыт кысынкы иде, ч?нки озын юлдан ?йг? кайтасы бар. Шу?а бакча буендагы к?н?фиг? утырышып аралашу башланды.
Надия ханым берни-кад?р “Трудовик” аннары “Г.Абсалямов исемен й?ртк?н” колхозларда учетчица, бригадир булып эшли, ? б?ген соцработник булып хезм?т ит?. Ишле гаил?д? (д?рт ул ??м д?рт кыз) ?ск?н Надия К?лимулла кызы эшк? у?ган, д?нья х?лл?ренн?н х?б?рдар, булдыклы ик?нлеге й?зен? чыккан. Х?рм?т грамоталары, Р?хм?т хатлары да ?ит?рлек ик?н. Авылдашларыны? а?а зур ихтирам бел?н энд?ш?л?ре аралашканда к?ренеп торды.
- “Юлдаш» турында ишетк?негез бармы диг?ч:
- “Юлдаш” газетасын яздырып алабыз, укыйбыз, ди ул. С?зен д?вам итеп, Центральная диг?н урамда Наил? Алим?ан кызы Пугачева ?ит?кчелегенд? авыл администрациясе, клубыбыз, китапхан?без урнашкан, тырыш ??м ярд?мчел Венера Зинн?т кызы Чудина докторлы медицина пункты эшли, элекке башлангыч м?кт?п бинасында Идиханов Х?с?н улы Фитрат мулла ает намазларын укый. Атнасына ике-?ч тапкыр я Ковылкинодан, я Атюрьеводан килеп автолавка сату алып бара. Предпринимательл?ребез б?генг? юк. Клубыбызга Казаннан концертлар килг?ли, августта тагы килерл?р дип к?т?без. Абдрахман Абсалямовны? оныгы Альбина Тюкай (б?ген А.Абсалямов исемен й?рт?) урамындагы бабасы й?рг?н тир?л?рне 2011нче елны, 100-еллык Юбилее у?аеннан, к?реп китк?н иде, ди. Надия К?лимулла кызыннан ?зе турында сорагач та, ?аман авылдашлары турында с?йл?де ул.

Ист?лекл?рне я?артып

Безне? янга каршы кабактан М?ск??д? яш?г?п, туган Аллаголын бик сагынып ??йге ялга кайткан Эльмира Абдулла кызы Бикмаева килде. Ул с?зг? кушылып: “...500 йортлы 5 м?чете булган Иске Аллаголда яш?г?н Бикмурзин Абдулла Иксан улы Рыбкин районында беренче коммунистларны? берсе иде дип ?нием с?йли иде». Белеме зур ик?н аны?, Иске Аллагол якташларын бер д? онытмый; тагы тезеп китте: Курмаева Разыя Х?с?ен кызы, Асанов ?иханша ?м?р улы авыл Советы председательл?ре булып авылыбыз ?чен к?п яхшылык эшл?п калдырганнар. Деваева Адил? Хасян кызы башлангыч сыйныф укытучысы булып та, колхозда парторг вазыйфасын да башкарырга ?лгер? булган. Седаев Абидулла абыебыз атак-лы колхозчы иде. Хаников К?милулла М?х?мм?т?ан улы колхозда озак еллар завхоз булган, Урмакаев Хафиз абый ветврач булып авылдагы мал-туарын д?валаган...”, - дип горурланып тезеп киттел?р алар. Советлар Союзы Герое исемен й?ртк?н Абдершин Алимкайларын (1911-1983), ?ырчы ??м аларны саклаучы Ишмаметов Хафизларын (1895-1961), татар ?д?бияты классигы Абдрахман Абсалямовларын (1911-1979) беркайчан онытмыйлар. “Мордовия дулкыннарында “Туган тел” радиотапшыруын ты?лыйм”, - дип ?ст?де Эльмира Абдулла кызы.
Садия Тех-в?тулла кызы Ишкина, Инсия З?гидулла кызы Ишкина - кадерле укытучылары. Авыл ?стенд? аларны зур х?рм?т бел?н телг? алалар. Иске Аллагол авылында башлангыч м?кт?п ябылгач, укытучылар 1,5 ераклыкта урнашкан Усть-Рахмановка урта м?кт?бен? й?реп укытканнар, ? б?ген укучылар шунда й?реп укуны д?вам ит?л?р. Ике авыл арасында асвальт юл булмаганга, табигатьне? к?йсез к?нн?ренд?, ??я?л?п барган балаларын чиратлап, ?зл?ре таптап салган сукмактан, ?ти-?нил?ре белем алырга озатып куялар. Юл булмаганга, м?кт?п автобусы укучыларны м?кт?пк? й?ртми; почракларда шул километр ярымлык сукмакны ?т? алмый.

Яш?еш

- Б?генге к?нд? татар авыллары к?п очракта социаль яктан ?лл? ни кайгыртылмаган. Беренче чиратта бу эш урыннары булмауга б?йле. Шуны? н?ти??сенд? авылда яшьл?р калмый. Туучылар саны азая. Н?ти??д? м?кт?пл?р ябыла. Шулай итеп, акрын гына татар авыллары бет?г? юл тота. ? сезд? х?лл?р ничегр?к?
- Жалко что авыл бет?... ?мма, б?хетк?, б?ген авылыбызда 45к? якын йорт бар. Ни ?чен якын, ч?нки ?тк?н ел 3 ?би-бабаебыз ?лде. ??й к?не балалары килеп бер ай ишекл?рен ачып торалар. Абдрахман Абсалямовлы авылыбызны? яш?вен бик т? телибез. Яшьл?ребез д? юк т?гел. Наталья Викторовна бел?н Фаиль Ф?рит улы Ибраевларны? балалары туды. Абдершин Ринат бел?н Динараны? Алсу кызлары быел беренче класска бара, ? Салаватлары инде ?ченче класска к?чте. Сюбаев Руслан бел?н Р?йс?не? кызлары Лиза да беренчег? барачак, - дип тезеп китте Надия К?лимулла кызы.
- Яш??л?р ничегр?к диг?нем? «А.Аб-салямов” исемен й?ртк?н колхоз фермасында учетчица булып эшл?г?н, б?ген санитарка булып хезм?т итк?н Ф?рид? Фитрат кызы Едиханова ??г?м?г? кушылып болай ди:
- Ничек бел?без, шулай торабыз. Авылыбызда - газ, ?йл?ребезд? - су, телефон ?тк?релг?н, т?линк?ле телевизорларыбыздан тел?с? кайсы каналны тотабыз. “Я?а гасыр” каналында татарларыбыз турында карап бел?без, ? яшьл?рг? эш юк. Машинасы бар ирл?ребез 18 километр ераклыктагы Зур Азяс авылы оешмаларында эшл?п й?рил?р.


Чиш?се м?сь?л?л?р

Безне? янга ?ыелган ханымнар Рамазан аеты намазын уку ?чен ябылган башлангыч м?кт?п бинасындагы б?лм?не юарга дип чыкканнар ик?н. Шул вакыт “...бу бинага я?а т?р?з?л?р куеп, манара к?т?р? ?чен авыл халкы акча ?ыялар, ?мма бер?р спонсор ярд?м итс? иде” диг?н фикерл?рне бертавыштан ишеттердел?р. “Бабаларыбыздан килг?н саф м?селман елаларын башкару ?чен ярд?м кылган изге ниятле кешел?р ярд?мен к?р? насыйп булса иде”, дип уфтанып та куйдылар. Б?лкем шундый ак к??елле кешел?р табылыр...

Изге тел?кл?р

Авылны? горурлыгы - тормыш т??риб?се туплаган картлары бар. Иске Аллагол авылында гомер кичерг?н, эш биографиясен туган авылы колхозларында ?тк?рг?н, балалар т?рбиял?п ?стерг?н, оныклары шатлыгын тойган Бегаева Галиб? Исмаил кызына 1нче август к?нне 80 яшь тулды. Авылдашлары а?а б?йр?ме бел?н котлап и? матур тел?кл?рен юллый. Тагы и? карт, х?рм?тле бер ак яулыклы кешел?ре - Пугачева Х?дич? апаларына 92нче яшь. Б?генге к?нд? ?зен-?зе т?рбиял?рг?, й?гереп й?рерг? к?че ?итк?н т?сле, алда да шулай булсын иде – шундый тел?к а?а авылдашларыннан.
Иске Аллагол авылыннан юкка гына олы татар ?д?бияты классигы чыкмаган дип уйларга урын бар, ч?нки аралашканда, авыл халкы матур ?д?би телд? аралашты. Ничек болай саф татар телен сак-лап калдыгыз диг?н сорауга ?аваплары бер булды: “Без м?кт?пт? татар телен ??м ?д?биятын укыдык...Татар телен Котлышова Сафия апа, Телякова Ф?рид? Ф?ткулла кызы укыттылар бит!»

Хыяллар тормышка аша

Мен? шулай, Иске Аллагол авылы буйлап с?ях?т т?мамланды, хыялым тормышка ашты. Кыска вакыт эченд? бик к?п кешел?р бел?н таныштым, авыл халкы, тормышы турында ишеттем. Авылда яш??чел?р ?зл?рене? Иске Аллаголлары, аны? тарихы, халкы, теле, м?д?нияты, бабаларыбыз дине бел?н горурлана, аны буыннан-буынга саклап калырга тырыша.

Наил? Насырова