Торбеево районыны? Татар Й?н?се - борынгы авыллардан санала. Эшч?н, югары м?д?ниятле, ки? м?гъл?матлы, укымышлы кешел?рне? булуы бел?н аерылып тора бу авыл. Шуларны? берсе турында. Олысы да, кечесе д? бел? аны. Аны? кебекл?р турында булдыклы, тырыш, т?в?кк?л ??м максатчан кеше, дил?р. ? тагын “тормышта ?з урынын тапкан б?хетле кеше” дип т? атыйлар ?ле андыйларны. Чыннан да, нинди ген? максат куеп, нинди ген? эшк? алынмасын, бу тынгысыз ханым аны ?ирен? ?иткереп башкарып чыга, алай гына да т?гел, эшли д?, кул астындагыларны эшл?т? д? бел?. Оештыру с?л?те, тынгысызлыгы тумыштан ук бирелг?н булгандыр Торбеево районы Татар Й?н?сенд? туып-?ск?н Т?нзил? ?хм?т кызы Агишевага. Бу сыйфатлар а?а ?тисе ?хм?т абый бел?н ?нисе Ш?мсия ападан к?чк?н. Т?нзил? ханымны? чынлыклы, тырыш, эшч?н, авылдашлары арасында якты эз калдырган ?ти-?нисе турында шулай якты иттереп б?ген д? гел иск? алып торалар.
1968нче елны? 1 сентябрь к?ненд? ч?ч?кл?р б?йл?мен тотып, башка авылдашлары шикелле, Т?нзил? туган авылы м?кт?бене? беренче сыйныфына укырга кил? ??м беренче к?нн?н ук м?кт?бен, укытучыларын яратуы гомере буена сузыла. К?пт?н безне? яннан китс?л?р д?, Т?нзил? ?хм?т кызы зур х?рм?т бел?н беренче укытучысы З?кия Абидулла кызы Чумарина, м?кт?п директорлары  Магира З?гидулла кызы Агишева, Х?с?н Билал улы Алтышов, На?ия Али кызы Алтышова, Равил? Мифтах кызы Деушева, Исмаил К?рим улы Чумарин - ??рберсене? исемен еш иск? ала, м??ге х?теренд? яш?т?. Алар укучыларын грамотага гына ?йр?теп калмаганнар, и? элек кешел?рг? х?рм?т, хезм?тк? м?х?бб?т т?рбиял?г?нн?р, ?зе?не? тарихы?ны, тамырлары?ны белерг? ?йр?тк?нн?р. Шу?а м?кт?пне т?мамлагач, профессия сайларга авыр булмаган Т?нзил?г? д?. Остазларыны? эшен д?вам иттереп, 1976 елны Зубово-Поляна педагогия училищесына укырга кер? ул. Аны у?ышлы т?мамлап, 1980 елны? 1 сентябренн?н педагогик хезм?тен ?зе белем алган Тат.-Юнки т?п м?кт?бенд? башлангыч сыйныфларны укыту бел?н башлап ?иб?р?. ?мма бу гына а?а ?итми, “ад?м баласы бишект?н алып л?хетк? кад?р ?йр?нерг?, белем алырга тиеш”, дил?р,  шу?а белемен тагы да камилл?штер?. 1986 елда М.Е.Евсевьев исеменд?ге пединститутны? биология ??м химия факультетын т?мамлый. ? 1989нчы елдан алып б?генге к?нг? кад?р Татар Й?н? гомуми т?п м?кт?бене? директоры булып хезм?т ит?.
...Мен? ул кызчык – х?зер инде с?йкемле ??м м?лаем ханым – эшлек-ле, к?ренекле, актив, милл?тп?рв?р зат булып ?итлекк?н. М?галлим?л?р м?галлим?се ул х?зер. ??рчак ме? т?рле идеял?р бел?н янып яши торган инициативалы ?ит?кче. Кем ?йтмешли, аяг?р? йоклап й?р?чел?р аннан р?хим-ш?фкать к?т? алмый. ?зе д? алынган эшен умырып эшли, башкаларга да шундый энергияне “йоктыра” ??м н?ти??ле эшне тал?п ит? д? бел?.
- Педагог, директор буларак и? у?ышлы сыйфатларны, ди Т?нзил? ?хм?т кызы, ?земне? укытучыларымнан ?рн?к буларак кабул иттем. Алар бел?н берг? со?га да озак еллар хезм?т иттем. Бу Н?фис? Абдрахман кызы Салихметова, Адил? ?хм?т кызы Торпищева, Адил? С?ид кызы Кудякова, Надия Ахать кызы Мансурова ??м башкалар. ?зенд? у?ган ?ит?кче ??м коллектив лидеры сыйфатларын туплап озак еллар м?кт?п директоры булып хезм?т итк?н Анна Александровна Агишева, минем ?чен ?рн?к булды.     
Эшл?г?н эшл?ре к?п аны?, берни-ч?сен? тукталам. Т?нзил? ?хм?т кызы ?ит?кчелегенд? м?кт?пне? иске спортзалы реконструкциял?н?. Ул вакыттагы республика Главасы Николай Меркушкин, якташыбыз - теннис Федерациясе Президенты Шамил Тарпищев, Торбеево районы администрациясе Главасы Иван Шумкин ярд?ме бел?н я?а физкультура-с?лам?тл?ндер? комплексы, тренажер залы булдырганнар. Т?нзил? ?хм?т кызыны? тырышлыгы аркасында язмыш т?рле якка сипк?н якташлары бел?н нык элемт?д? торалар. Алар бел?н элемт? укучылары ??м укытучыларыны? краевед ??м эзл?н? эшл?ре н?ти??сенд? урнаштырылган. Б?ген чит илл?рд? яш?г?н Татар Й?н?се якташ спонсорлары ярд?менд? м?кт?пне? барлык т?р?з?л?ре д? заманчаларына алмаштырылган. Аны? ?ит?кчелегенд? м?кт?пт? укучыларга белем ??м т?рбия бир? сыйфаты ?с?, материаль-техник базасы ныгый, шу?а м?кт?п ??рвакыт алдынгылар р?тенд?. Торбеево районында эчт?лекле м?кт?п музейларны? берсе булган якташ язучыбыз Габдрахман Абсалямов музеен булдыруга да зур к?ч куя ул. Алдынгы технологиял?рне, идеял?рне у?ышлы тормышка ашыра. Районда беренчел?рд?н буларак компьютер классы булдыра. Ел саен укучылары т?рле олипиадаларда, республикада татар теле ??м ?д?бияты ярышларында, конкурсларда призлы урыннар алалар, ?и??чел?ре д? була. К?п кен? укучылары чын кешел?р, югары квалификацияле белгечл?р булдылар. Аны? ?ит?кчелегенд? ?зе белем бирг?н укучылары, м?кт?пне т?мамлаучылар, хезм?т ит?. Ул - Агишева Эльмира, Чумарина Адил?, Агишев Алим?ан. Укучыларын да онытмый ?ит?кче ??м алар да аны. Башта - ?тил?рен, аннан - балаларын, б?ген - оныкларын Татар Й?н? м?кт?бенд? т?рбияли Т?нзил? укытучы ??м директор. Хезм?тне м?кт?п хезм?тк?рл?ре д?, укучылары да ярата. Зур м?йданлы ?ирл?ренд? яшелч?, ?ил?к-?имеш ?стер?л?р; ??й-к?з к?нн?ре тир?-яклары г?лг? тула. М?кт?пл?ре яны участоклары да районда  - ?рн?к (образцово-показательный). Укучылар карамагында сугыш батырлары ??йк?ле д? ??рвакыт т?ртипт?.
- Коллективымда а?лашып ??м бер-беребезг? тер?к булып яш?м?с?к, шундый у?ышларга иреш? д? алмас идем. С.И.Енгуразова, Т.А.Агишева, Е.А.Сомкина, З.Х.Джан, А.М.Агишева, З.Т.Утешева кебек т??риб?ле педагог-лар ??м наставниклар булуы бел?н мин бик у?дым. Булган барлык у?ышларыбыз – уртак эшебез ??м уртак горурлыгыбыз, ди Татар Й?н? м?кт?бе директоры.
Т?нзил? ?хм?т кызы Агишева яшь буынны м?гъриф?тле ит?д?, аны милли рухта т?рбиял??д?, ана телебезне торгызуда к?рс?тк?н хезм?тл?рен б?ял?п, 2003 елда - “Заслуженный работник образования РМ”, 2007 елда - “Отличник образования РФ” исемн?ре бирел?, д?р???ле Грамоталар ??м башка б?л?кл?р тапшырыла. Ул зур ??мгыяви-с?яси эшл?ре д? алып бара. ВПП “БЕРД?М РОССИЯ” ?гъзасы, активист, Татар Й?н? авылыны? биш созывы депутаты.
Кеше ?зен тулы б?хетле итеп тойсын ?чен, аны? гаил?се, хезм?тенн?н тыш яраткан ш?гыле булу да шарт. Т?нзил? ханым тормыш ипт?ше С?ид Ф?рит улы бел?н бер-береcен а?лашып яши. С?ид Ф?рит улы башта Сельхозтехникада машина й?рт?че, аннары 10-еллап м?кт?пт? оператор булып хезм?т ит?. Уллары Дамир, МГУда экономист белгечлеге алып Торбеево колледжында эшли. Кайнанасы - ?йш? Али кызы, ?ле ген? 86 яшен тутырды. Ул киленен а?лый ??м ??рвакыт ярд?м итеп тора. Гаил?сенд? а?лашу булмаса эшен? букад?р вакыт бирерг? м?мкинчелеге булыр идеме? Аларны? карамагында зур ху?алык, бакча...? бакчада ул ??м аны яраткан чиксез к?п ч?ч?кл?ре. Буш вакытларын аларны т?рбиял?п ?стер? ??м милли ашлар пешер?. ?з иленд?, ?з ?иренд? ямь табып яши Т?нзил? ?хм?т кызы. Ышанычлы, сыналган дуслары бар. Туганнары бел?н аралашып яши. ?зе?не б?хетле хис ит? ??м тормыштан кан?гать булу ?чен шулар ?ит? дип уйлыйм.
Гомерл?р уза ик?н. Яшь й?р?кле кызларга да илле бишл?р тула ик?н. 26 январь к?нне Т?нзил? ?хм?т кызы Агишевага 55 яшь тулды. К?чле рухлы ??м кешелекле, юмарт ??м ярд?мчел, принципиаль ??м гадел, авылдашлары, район ?ит?кчелеге каршында абруе, х?рм?те ??рчак булды ??м бу б?ген д? шулай; чын туганлыкны? кадерен белг?н, кеше кайгысын ?зенекед?й к?рг?н, кеше б?хетенн?н к?нл?ш? белм?г?н, бар булмышын жаваплылык хисе бил?п алган булдыклы м?кт?п директоры Т?нзил?! Шундый Кешел?р горурлык хисе уята.

 

Наил? Насырова