Мөхтәрәм милләттәшләр!
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән Мордовия Республикасында татар милли җәмгыяте оешуының 25 еллыгы уңаеннан сезне кайнар сәламлим һәм иң изге теләкләремне җиткерәм.
Сезнең өчен гаять мөһим булган бу көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты шатлыкларыгызны уртаклаша, барлык милләттәшләребез исеменнән барчагызга да иминлек, гаилә бәхете, милли яшәешебезне саклап киләчәк буыннарга җиткерү кебек үтә дә җитди, үтә дә катлаулы эшегездә зур уңышлар тели. Җир шарының төрле почмакларына таралып яшәгән татар халкы бүгенге көндә дә борынгы бабаларыбыздан якты мирас булып калган телен, моңын, күркәм бәйрәмнәрен, матур традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклап, олы бер милләт булып яши икән, моның нигезендә сезнең кебек фидакарьләрнең хезмәте әйтеп бетергесез зур. Шуңа күрә дә без сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз. Халкыбызның шундый ул-кызлары барында, татарлар кайда гына гомер кичерсәләр дә, татар булып кала бирерләр.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Мордовия Республикасында гомер итүче татарларның мәнфәгатьләрен кайгыртуда милли җанлы ватанпәрвәрләребез алга таба да шулай ук актив эш алып барыр, милләтебезне бергә туплауда үзенең лаеклы өлешен кертер дигән өметтә кала. Уңышларыгыз белән киләчәктә дә барлык татарларны да сөендереп яшәгез. Күңел түрендә булган иң изге теләкләрне сезнең барчагызга да җиткерәм.

Ихтирам белән,
Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитеты рәисе
Р.З.Закиров