Рузаевка районы Татар Пешләсе авылында 1407 хуҗалык, аларда барлыгы 3703 кеше яши. Авыл күп милләтле: татарлар, руслар, мукшылар, таҗиклар, әрмәннәр һәм башкалар дус тора. Бүгенге көндә авылда 17 бала туган һәм 16- бакыйлыкка күчкән. Пешлә яшьләре «Ипотека» программасы буенча йортлар төзиләр.
Авыл администрациясен икенче ел Ринат Дявлюк улы Шабаев җитәкли. Ул авылының төзеклеген, тынычлыгын, мәнфәгатьләрен яклау өчен көчен кызганмый. Шул елда Татар Пешләсе авылында 75 урынга балалар бакчасы ачылган, гомуми урта мәктәбенә 23 укучы белем алырга дип килгән. Үткән уку елына караганда 5 балага артык. Авыл Мәдәният Йорты бинасының түбәсенә капиталь ремонт бирелгән. Луговая урамы, Школьная переулогы асфальт юлы ремонтланган, Советская белән Заречнаяга - чокырлы ремонт ясалган. Әмма алда Пешләнең 32 километрга сузылган 35 урамы юлларын ремонтлыйсы бар әле. Луговой һәм Овражная урамнары юлларын ремонтлый башлаганнар (шебень сибелгән), Республика бюджетыннан финанслар килгәч, Колхозная урамы юлын ремонтларга тотынырлар.
Авылда ике мәчет эшләп килә. Икесендә дә 5 июль көнне зурлап Ураза аетын укып бәйрәм иткәннәр. Кунаклар да күп булган. Район җитәкчесе Нина Васильевна Иняткина да мөселманнарны Ураза бәйрәмебез белән котлап изге теләкләрен юллаган. Ринат Дявлюк улы әйткәнчә, авыл администрациясе белән мәчетләр тыгыз элемтәдә; ярдәмләшеп зур эшләрне башкаралар. Менә Ает бәйрәмен тиешенчә оештырып үткәргәннәр: бәйрәмебезне зурлаганнар.
Алда зур планнар булган чакта, акча – хәлиткеч фактор. Ул һәрвакыт җитми, Авыл администрациясенең бюджеты турында әйтәсе дә юк. Пешлә халкының тырышлыгы һәм иганәчеләрнең матди ярдәме белән күп эшләр тормышка аша бу авылда. Татар Пешлә авылы Советы депутат эшмәкәрләргә, акчалата аеруча зур ярдәм күрсәткән Овчинников Ильдар Сирач улына (кибетләр челтәре), Резепов Шәүкәт Мустәкыйм улына («Металлист» предприятиясе), фермер Дубинников Раис Бартан улына, Чалдаев Ильшат Идрис улына (машиналар ремонлау) һәм бердән-бер хатын-кыз, 40 елдан артык Татар Пешләсе администрациясе җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Безрукова Алия Мизам кызына һәм башка депутатларга җитәкче Ринат Дявлюк улы аеруча рәхмәтле. Һәрбер чараны депутатлар белән бергә уртага салып хәл итәләр. Ярдәмләшеп эшлиләр, бергәләшеп финанслыйлар; бераз булса да.
Мордовия татарлары авыллары өчен зур яңалык -  Татар Пешләсе авылы Советы депутатлары  “Авыл тормышы” дигән газета оештырганнар. Аена бер тапкыр авыл яңалыклары, проблемалары, уңышлары яктыртылып килә. “Алда башкарасы эшләр арасында беренчеләр – Администрацияне тулысынча ремонланган авыл Мәдәният Йорты бинасына күчерү, ди Р.Д.Шабаев “Авыл тормышы” газетасының соңгы номерында (типографиядә барлыгы 4 номер чыккан). Әңгәмәдәшем фикерен дәвам итте биргән интервьюсында: - Бинаның түбәсе ремонтланган, тәрәзәләре куелган, эчке эшләрне бетергәч, ике бинаны финанслау урынына бер бинада барысы да булгач уңышлырак, халыкка да кулланырга уңай булыр. ФАПны да үзебез белән күчерербез. Иске Администрация бинасын сатып, бюджетыбызны бераз арттырырбыз дип уйлыйм: берәр, кечкенә генә булсак да кирәк-яракка ярар, дип сөйләп китте җитәкче Р.Д.Шабаев, алдагы планнар турында сорагач. Тагы - 19нчы июльдә, мини футбол мәйданчыгы белән стадионны (7 миллионлык Проект) төзер өчен торги үткәрергә җыенабыз, авыл халкы белән бергә Луговая урамында суүткәргеч үткәрергә кирәк, планлаштырган урамнар юлларын төзекләргә тиешбез, хуҗасыз җирләрне, пайларны, суүткәргечләрне, төзелешләрне законлаштырырга кирәк, дип төзеп китте ул. Пешлә елгасы саемасын, «чәчәк атмасн» дип запрудина ясадык, закон кушмый дип яңадан сүтәсе бар. Сайлаулар үткәчне эшләрнең күбесен эшләп каласы бар, - ди әңгәмәдәшем бу сүзләргә мәгънә өстәп. - Чишәсе мәсьәләләр күп, ә бюджет акчасы барлыгы 1 миллион сум. Ә авыл халкының ярдәме булмаса, билгеләнгән эшләрнең яртысы да үтәлмәс, ди сүзен дәвам итте Ринат Дявлюк улы. Тагы агымдагы проблемалар борчый: кайбер хуҗалар йорт-ихаталары тирәләрендәге коймадан биек бурьянны чабарга ашыкмыйлар, ялгыз әбиләрнең бакчаларын таптаучы мал-туарларын авыл буйлап җибәрәләр. Шундый тәртипсезлекләр белән дә көрәшәсе бар. Киләсе газета номерында «Позор тактасы» булдырырбыз, шундый хуҗалык кешеләре фамилияләрен язарбыз, ди җитәкче.Көн саен Администрация бүлмәсендә халыкны шәхси мәсьәләләре буенча кабул итә авыл җитәкчесе - проблеманы чишү, күршеләр белән уртак тел табу, дуслаштыру кебекләре дә бар. Вак эшләр белән эреләрен үреп бара җитәкче. «Үлмәс авыл, рәхәт яшәр ул!» дигән татар җырында җырланганча, Рузаевка районы Камаллы Татар Пешләсе авылы халкы туган илләрен матур, уңышлы дип күрәселәре килә. Рәхәт яшәр өчен шартлар тудырырга тырышалар.

Наилә Насырова