Кечкенә Кадошкино районында татар милләтле кешеәләребез күп яши. Мин тамырлары белән шул районга береккән Зариф Хәмзә улы Курмаев турында язарга булдым. Аны язмыш күпме генә юллардан йөртсә дә, әби-бабае туган туфракта кече Ватанын таба ул.
Зариф Хәмзә улының хезмәт биографиясе чит якларда үтсә дә, кендеге Кадошкино якларына береккән. Бу районда булган ике татар авылында тамырлары белән береккән; әтисе - Латыштан, әнисе – Исадан. Тыныч кына гомер иткәндә крестьян гаиләсен тарихи репрессия чоры үзгәртеп ташлый.  Үткән гасырның 30нчы еллары Курмаевлар кулакларга кертелә, зажиточныйлар, имеш. Гаилә хуҗасы, әтиләре Хәмзә Умәр улын «мироедлар» сафына бастыралар. Шуңа аларны сөргенгә куалар. Курмаев  гаиләсенең аты, бозавы белән сыеры һәм дүрт сарыгы булганга «Зажиточный» дип исем кушалар икән. Өч балалы гаилә өчен зурмы бу байлык – кечкенәме; анлатучы табылмаган. Курмаевларны эшелонга төяп, кош та сирәк оча торган казах далаларына алып киләләр. Шунда гомер кичерә башлыйлар. Берничә елга түгел, ә берничә дистә елларга чит җир туган булып кала. Ә инде бу җирдә туганнарга – кече Ватан. Әмма туган яклар һәрвакыт истән чыкмый торган аларның. Зариф Хәмзә улы гаиләнең элекке тормышы турында еш искә ала иделәр, ди. Сүз чыкса да «кухняда» гына. Бер авызың пешкәч, сөтне дә эшкереп эчәсең, ди татар мәкалендә. Туган телебез дә рус теле иде, ди әңгәмәдәшем. Ялангач дала яңа яшәү урыннары булган. Алар шикелле ач-ялангач төрле милләт кешеләрен дә китерә иделәр, дип истәлекләрен яңарткан Курмаев. Андыйларның бар байлыклары кулларга сыя торган иде. Барыннан да бигърәк балалар кызганыч булды, беркем аларга мондый тормыш теләмәс иде. Ә бит барыбыз да землянкаларда яши башладык. Соңрак шул Караганда өлкәсенең номерсыз нокталарында хезмәтчеләр поселогы үсте. Тормыш шартлары әйбәтләнә барды, заманалар үзгәрде. Юкка гына шундый  яман исем йөртүгә нокта куярга кирәк иде. Һәм берничә дистә еллар үткәч, Курмаевларның берсе -  Хөсәен Хәмзә улы, әти-әнисенең реабилитацияләнүе турында тиешле органнарга Үтенеч хаты яза. Әти-әниләре үлгән булсалар да, дөреслек җиңәргә тиеш. Максатларына ирешәләр һәм көннәрнең берсендә реабилитацияләнүләре турындагы кәгазь килеп төшә.Зариф Хәмзә улының гаиләсендә бу кәгазь бүген дә бик кадерләп саклана, чөнки якты исем оныкларына кирәк ул. Яхшы һәм озак хәтер өчен.
Әйтеп киттем инде, елдан-ел заманалар башкарып тора. Элек язмыш Курмаев гаиләсен туган туфракларыннан аерган булса, язмыш оныкларын ата-баба җиренә кайтара  да. Туган якларга кайткач, балачакка, яшьлек елларына әйләнеп карагандай буласың, дуслар белән очрашып, хәтер яңартасың, туган-тумачалар белән күрешәсең. Кан тарта...Зариф Хөсәен улы Курмаев гаиләсе 2001 елны Кадошкинода төпләнә. Ул тормыш иптәше Флора Муллагали кызы белән күчеп килер алдыннан Исфарада яшәгәннәр, ә балалары Россиягә иртәрәк кайталар. Баштарак апасы белән энесе дә Россиягә кайтып яши башлаганнар.
Зариф Хамзиевич  Советлар Союзын иңләгән кеше.  Казахстанда туган, Таджикистанда армия сафында хезмәт иткән һәм эшләгән, Кыргызстанда укыган. Узхбекистан аша кече Ватанына йөргән. Кендек каны тамган җир тарта. Моңа кадәр олы абыйсы Хөсәеннән генә ишетеп белгән тамырлар береккән урыннар - Латыш һәм Большие Поляны турында ишетеп белгән авылларны Кадошкино поселогына төпләнгәч күрә. Андагы туганнарның җылы каршы алулары шаккаттырган үзен: “ И был поражен, что так тепло приняли мою семью. Оказалось, что моя родина именно здесь. Столько родни, незнакомых знакомых из старшего поколения, которые знали моих дорогих родителей. У отца оставались в Латышовке пятеро братьев, вся родня. Время затеряло нас, оторвало. Но время и соединило. Могу сказать откровенно, что приехал в большую дружную татарскую семью. Не ощутил себя чужим. Какой замечательный здесь народ. И я сам узнал много о роде Курмаевых. Собирал, записывал и сейчас собираю по крупицам. Семьи Курмаевых история страны коснулась во всех отношениях. По ней, если собрать факты, можно «читать» историю». Бүген дә бертекләп тарихи фактларны һәм тарихны үзен җыеп, язып барам, ди тарих укытучысы Зариф Хәмзә улы Курмаев.
Коллективлашу һәм НЭП, аннары – Бөек Ватан сугышы. Курмаевларның орденлар белән бүләкләнгә игезәк Хөсәен белән Хәсән (батырларча вафат), әтисенең туганнары – барысы алты ир-ат сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары турында Зариф энеләре язып барган. Бүген дә кулъязмалары, тарихи очерклары һәм блокноттагы истәлекләре саклана һәм мәгълуматны туплавын дәвам итә. Ә үзенә килгәндә,Зариф Хәмзә улының Бөек Ватан сугышлы балачагы, яшьтәшләренең кебек яланаяк үтә. Мәктәптә укулар һәм каникулларда кырда хезмәт итүләр хәтердә мизгел буларак саклана. Яшүсмер чагы һәм профессия сайлаулар. Яшьлек хәтердә һәрвакыт якты истәлек булып уелып кала. Җәмәгый эшләр, институттагы студент чаклары, армия сафындагы хезмәт, эш... Яшь гаилә, балалар... Тарих укытучысы буларак Таджикистандагы 33 еллык педагогик стажлы (13 - завуч) хезмәте хыялын тормышка ашыра.  Ул «Отличник народного образования Таджикской ССР»дигән исем хуҗасы. Флора Муллагали кызы кырык еллык стажлы медицина хезмәткәре.
Менә шундый кендек каны тамган җирнең һәрвакыт үзенә тартып торуы турында бер мисал.

Наилә Насырова