Ромодан районы Мәдәният йорты җыр-моң яратучылар өчен ишекләре ачык иде. Үзэшчән авыл коллективлары иң яхшы номерларын XX район «Шумбрат, Мордовия! »  йомгаклау фестиваленә тәгъдим иттеләр. Фестиваль Кино елына багышланган иде.
«Мордовия җиренең осталыгы һәм юмартлыгы» дигән күргәзмә мәдәният учреждениесы фойесында эшләде. Ромодан уңганнары иҗаты белән танышып була иде. Анда милли курчаклар, алъяпкычлар, чиккән кульяулыклар, бәйләнгән һәм агачтан ясаган әйберләр матурлыгына соклану мөмкинчелеге булдырылды. Башкалар белән бергә, Ромодан администрациясендә мәдәният секторын җитәкләүче Людмила Николаевна Рудакова да катнашучыларны котлап: «В начале августа стартовал XX юбилейный фестиваль народного творчества «Шумбрат, Мордовия!» В Год кино именно кинематографу были посвящены выступления самодеятельных артистов культурно-досуговых центров поселений района. В фестивале приняли участие около 300 человек».
Елдан-ел фестиваль олыгая, шул ук вакытта яшәрә дә; яңадан-яңа сәләтләр ачыла. Олы сәхнәдән яшь талантлар арасында Алтардан Айгөл Ишкинина, Регина Илькаева, Ришат Максиняев (Алтар КДЦнан) исемнәре яңгырады. Бөек Ватан сугышы турынлагы кинофильмнардан да җырлар  башкардылар. «Лети, перышко» (к/ф «Главный калибр») дигән бүгенге кинофильмнан алынган  сугыш турында җырны Мария Еферина һәм Алтар Мәдәният йорты бию ансамбле тамашачының күңелләрен тибрәтерлек итеп башкардылар. Номерлар яңгыраганда экранда слайдлар алмашынып торды, сценаның төсләре үзгәрде. Өч сәгатькә сузылган концертта 5 яшьтән 80 яшьлеләргә кадәр катнаштылар.
Сәләтле артистлар бүләкләргә лаек иде. Үзэшчән сәнгатьнең үсешенә аерым зур өлеш керткән өчен Алтар авылы мәдәният учагы – КДЦ директоры Альфия Хафиз кызы Илькаева III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.